Бу көнне сәламәт булган һәркем педаль әйләндерә. Махсус велосипед юллары, велосипед светофорлары һәм башка инфраструктур шартлар экологик яктан чиста хәрәкәт итү чарасын үз итүчеләрне арттыра. Моңа уңайлы табигать шартлары да булышлык итә. Гомумән, Голландия халкы гомеренең шактый өлешен велосипедта җилдереп үтә. Алар педаль әйләндергән килеш сөйләшә, аралаша, тамак ялгый һәм тормышка сөенеп яши.