+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сез – безгә иң якыны!

Ел саен 12 майда Халыкара шәфкать туташлары көне билгеләнә. Шәфкать туташлары – башлангыч медицина белеме алган һәм табиб яисә фельдшер күрсәтмәләрен үтәүче белгечләр. Алар –докторларның мотлак ярдәмчеләре, нәкъ шәфкать туташлары бөтен дәвалау вакытында пациент белән эшли. Бүген шәфкать туташлары сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең иң күпсанлы категориясен тәшкил итә.

Шәфкать туташларының һөнәри бәйрәме билгеле инглиз хатын-кызы Флоренс Найтингейлның туган көнендә билгеләнә. Ул Кырым сугышы (1853-56) вакытында дөньяда беренче тапкыр шәфкать туташлары хезмәтен оештырган.

Бәйрәмгә инде йөз илле елдан артык булса да, 1974 елның гыйнварында гына аны 12 майда билгеләү турында рәсми карар кабул ителә. Бу бәйрәм 141 илнең медицина хезмәткәрләре һөнәри җәмгыять оешмасы Халыкара шәфкать туташлары советы булып оешкач кына искә алына башлый. Ел саен бәйрәмнең тематикасы сайлана, лозунгы билгеләнә, мәгълүмати материаллар әзерләнә.

Русиядә шәфкать туташларының һөнәри бәйрәмен 1993 елдан билгелиләр. Бу көнне илнең барлык төбәкләрендә бәйрәмгә багышланган фәнни-гамәли юнәлештәге һәм күңел ачу чаралары үткәрелә.
Читайте нас: