1883 елда Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетына укырга керә. Өченче курста зоология буенча фәнни хезмәте өчен алтын медаль белән бүләкләнә. Факультет студентлары оештырган биология түгәрәге эшендә актив катнаша. Аның әгъзалары ул яшәгән фатирда җыела. 1886 елда профессор О. Ф. Миллер исемендәге студентларның фәнни-әдәби оешмасына керә һәм бертавыштан аның баш сәркәтибе итеп сайлана. Университетның А. В. Гизетти җитәкчелегендәге икътисад түгәрәгендә әгъза булып тора.
Ләкин Александр Ильич уку һәм гыйльми эш белән генә чикләнеп калмый. Ул студентларның яшерен җыелышларында, демонстрацияләрдә катнаша, эшчеләр түгәрәгендә пропаганда эше алып бара. 1886 елның декабрендә Петр Шевырев белән берлектә “Халык ихтыяры” партиясенең “Террорчылар фракциясен” оештыра. Фракция әгъзалары Карл Маркс, Фридрих Энгельс, Георгий Плеханов һәм “Халык ихтыяры” партиясенең программа документларына таянып эш итә. 1887 елның февралендә Александр Ульянов “Террорчылар фракциясе”нең программасын эшли. Ул, алтын медален сатып, бомба өчен шартлаткыч ала.
1887 елның 1 мартында “Террорчылар фракциясе” патша Александр IIIкә һөҗүм ясарга планлаштыра. Ләкин ул барып чыкмый, һөҗүмне оештыручы һәм катнашучы 15 кеше, шул исәптән Александр Ульянов кулга алына. Алар Петропавел крепостена ябыла. 1887 елның 15-19 апрелендә суд була, Ульянов, Шевырев, Андрюшкин, Генералов һәм Осиповка үлем җәзасы бирелә, калганнар сөргенгә озатыла.
Александр Ульяновның әнисе Мария Александровна патша Александр IIIкә улын ярлыкауны сорап мөрәҗәгать итә, аның белән күрешергә рөхсәт ала. “Әгәр улымны башкисәр итеп күз алдына китерә алсам, аңардан баш тартырга кыюлыгым җитәр иде... Минем улым һәрвакыт террорчылыкка каршы булды”, — дип яза Мария Ульянова. “Улын яхшы белә, имеш!” дигән патша Александр III.
Александр Ульяновның үзенә дә ярлыкау сорап мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ясала. Ананың улы белән соңгы тапкыр күрешүенә шаһит булган прокурор Князевның сүзләренә караганда, Александр Ильич: “Юк, мин булдыралмыйм”, — дип катгый баш тарта. Шулай булса да, туганнарының басымы астында ул патшага прошение язарга мәҗбүр була. 1887 елның 20 маенда Александр Ульянов һәм аның иптәшләре Шлиссельбург төрмәсендә асып үтерелә.
Аның энесе, ялкынлы революционер Владимир Ленин турында барыбызга да мәгълүм. Владимир Ульянов Сембер гимназиясендә укыганда, аны укытучылар искиткеч тырыш, сәләтле, пөхтә, бигрәк тә, борынгы телләр белән кызыксынучы буларак бәяли. Искиткеч яхшы рекомендациясе булса да, университетка укырга кергәндә ул җитди каршылыклар белән очраша.
Аңа башкаланың югары уку йортларына юл ябык була: Владимир Ульяновның академик карьера ясау мөмкинлеген абыйсы Александрның патша Александр IIIкә каршы оештырылган фетнәдә катнашуы җимерә. Фетнәчене җәзалап үтерәләр, ә аның бөтен туганнарына “патша үтерүче гаиләсе” дигән ярлык тагылып, бик җитди авырлыклар һәм хәтта күршеләренең нәфрәте белән очрашырга туры килә.
Владимир Ульяновны “ышанычсызлар” рәтенә кертәләр. Гимназияне алтын медальгә тәмамлавына карамастан, аның кая да булса укырга керү мөмкинлеге аз булган. Казан университетына ул гимназия директоры Федор Керенскийның махсус үтенече белән генә эләгә ала. “Гимназиядә дә, аннан тыш та, Ульяновның гимназия җитәкчелеге һәм укытучылары тарафыннан кисәтү алырлык сүз әйткәне, эш кылганы булмады”, — ди Федор Михайлович басым ясап.
Берничә дистә елдан соң Федор Михайловичның улына, Вакытлы хөкүмәт рәисе Александр Керенскийга, югарыда яңгыраган характеристикадан бик нык аерылып торган үз фикерен язарга мөмкинлек туа.
Владимир Ульяновны 1887 елда Казан университетының юридик факультетына укырга кабул итәләр. Ләкин ул анда өч кенә ай укып кала. 4 декабрьдә булачак революционер университеттан куыла. Ул студентлар чуалышында катнашкан өчен кулга алына. Университетның моңарчы булмаган җентекле күзәтүне үз эченә алган яңа уставы укучыларның ачуын чыгарган. Владимир курсташлары белән ашап утырганда уйланып кына: “Бу бик кызыклы. Безгә нәрсәдер эшләргә кирәк”, — ди һәм студентлар хәрәкәтендә катнаша.
Студент Ульянов урыс хокукы (ул аларны “урыс хокуксызлыгы лекцияләре” дип йөртә) буенча лекция тыңлаган аудитория хәзерге юридик факультетта урнашкан. Бу аудитория 1947 елда музейга әйләнә. Хәзер анда университет өчен мөһим булган чаралар — фәнни конференцияләрнең пленар утырышлары, дәрәҗәле профессорларның лекцияләре, диплом тапшыру тантаналары үткәрелә.
Аудиториянең җиһазланышы Ульянов-Ленинның Казан университетында укыган чордан аерылмый диярлек. Утын миче, түшәмгә эленгән керосин лампалары, пыяла шкафлардагы хокук буенча китаплар, лектор трибунасы һәм студентлар өчен оригиналь парталар — барысы да сакланган. Студент Ульянов тәрәзә янындагы якты урынны яраткан. Бу лектор каршындагы икенче, йә өченче парта булган.