+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хезмәт кешесен зурлап

“Социалистик Хезмәт Герое” дигән мактаулы исем СССР Югары Советы Президиумының 1938 елның 27 декабрендәге указы нигезендә булдырыла. Документка ярашлы, Социалистик Хезмәт Героена Ленин ордены һәм СССР Югары Советы Президиумының грамотасы тапшырыла.

Беренче тапкыр бүләкләү бер елдан соң була: бу көнне Иосиф Сталинга беренче “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә. Алгарак китеп, шуны да әйтик: 1945 елда “халыклар атасы”на “Советлар Союзы Герое” исеме дә бирелә. Ул үзен бу бүләккә лаек түгел дип исәпләгән һәм “Алтын Йолдыз”ны бер дә такмаган, шул ук вакытта “Урак һәм Чүкеч”не даими тагып йөргән, диләр.

1940 елның 22 маеннан Геройларга “Урак һәм Чүкеч” алтын медале тапшырыла башлый, 1949 елның 3 мартында бу югары исемгә ике тапкыр лаек булучыларның туган ягында бронза бюстын кую тәртибе кертелә.
1991 елда “Социалистик Хезмәт Герое” исемен бирү туктатыла. СССРда бу исемне иң соңгы кеше булып Казахстан җырчысы Бибигөл Тулегенова алган. Аны бүләкләү турындагы указга 1991 елның 21 декабрендә – СССР яшәүдән туктаган көндә кул куела.

Илдә “Социалистик Хезмәт Герое” исеменә барлыгы 20605 кеше, шул исәптән, аларның 205е – ике, 16сы өч тапкыр лаек булган. Заманында аларның исемнәре бөтен илгә яңгырады.

1949 елда мәктәп укучылары Турсунали Матказимовка – мамык, Нателле Челебадзега чәй җыйган өчен шушы югары исем бирелгән. Башкортстанда бу югары исемгә 223 кеше лаек булган.

2013 елның 29 мартында ил Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясенең Хезмәт Герое” дигән исем булдыру турында” Указга кул куйды. Шул елның 1 маенда Владимир Путин беренче тапкыр 5 кешегә “Русия Федерациясенең Хезмәт Герое” алтын медальләрен тапшырды. Бу бүләк дәүләт һәм иҗтимагый эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән, илнең социаль-икътисади, шул исәптән, җитештерү, транспорт, төзелеш, фән, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелә. Югары бүләккә 2013-16 елларда барлыгы 20 кеше лаек булды.

Әйткәндәй, Русия төбәкләренең “Кубаньның Хезмәт Герое”, “Кузбассның Хезмәт Герое” һәм “Ставропольеның Хезмәт Герое” дигән югары бүләкләре бар.
Читайте нас: