+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Стәрлетамакка – 250!

2016 ел – Стәрлетамак шәһәре өчен юбилей елы. Шәһәр Башкортстанда халык саны буенча икенче урында, анда 280 меңләп кеше яши. Ул – химия сәнәгате, машиналар төзү үзәге, Көньяк Башкортстандагы агломерация үзәкләренең берсе. Шәһәр Агыйдел елгасының сул ярында, Уфадан 121 чакрымда көньякта урнашкан. Аның янында табигатьнең уникаль һәйкәлләре Йөрәктау, Куштау, Шаһтау, Торатау шиханнары бар.

Булачак шәһәр тоз пристане урынында үсешә. Аны 1766 елда Ашказар елгасында Екатерина II указы белән сәүдәгәр Савва Никифорович Тетюшев нигезләгән дип санала. Илек тозы пристаньнан шул ук елда озатыла башлый. Шунысы кызыклы: пристань тәүдәрәк “Ашказар” дип аталган.

Шәһәр статусына Стәр­ле­тамак 1781 елда ия була. 1920-22 елларда шәһәр – Башкорт Совет Автономияле Респуб­лика­сының башкаласы, 1952-53 елларда БАССРның Стәр­ле­тамак өлкәсенең административ үзәге була.
Читайте нас: