Шул рәвешле, илебезнең Ерак Көнчыгышында беренче хәрби-диңгез берәмлеге барлыкка килә. 1731 елның 21 маенда Охотск шәһәрендә хәрби портка нигез салына. Русия Тын океан флоты үз тарихын нәкъ шушы көннән башлый.
Бөек Ватан сугышы елларында аның бер өлеше Төньяк флоты составына күчерелеп, Баренц диңгезендә данлы яу юлы үтә. 140 мең диңгезче төрле фронтларда фашист илбасарларына каршы сугыша. 1945 елда Төньяк Кореяне япон гаскәрләреннән азат итүдә Тын океан флоты төп роль уйный.
Бүген флот илнең көнчыгыш чикләре сагында тора. Аның составында стратегик тәгаенләнештәге ракеталы су асты кораблары, крейсерлар, күпмаксатлы атом һәм дизель су асты көймәләре, диңгез авиациясе бар. Тын океан флотының штабы Владивосток шәһәрендә урнашкан.