+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Йортың булса, БТИда теркәт

БТИ – техник инвентарьлаштыру бюросы, аның эшчәнлеге белән күпчелегебез таныштыр. Авыл җирендә күршеләр белән бакча бүлемнәре мәсьәләсендә бәхәсләр килеп чыкса да, йортка янкорма, мунча төзергә теләсәк тә, шәһәр фатирларын сатарга яисә аерым бүлмәләрне берләштерергә ниятләсәк тә рөхсәт кәгазьләре артыннан шушы оешмага йөгерәбез. Моңа кадәр төзелгән корылмаларны да шушы оешмада теркәтү зарур. БТИ хезмәткәрләре, үзләре килеп, корылмаларның иңен-буен, биеклеген үлчәп, аларны рәсмиләштерергә тиеш. Дөрес, аларның визитыннан соң акча янчыгыгыз да бераз җиңеләеп калыр...

21 майда техник инвентарьлаштыру бюросы хезмәт­кәрләре һөнәри бәйрәмен – Инвентаризатор көнен билгели. Ул тамырлары белән РСФСРның Хезмәт һәм оборона Советы карамагындагы Икътисади киңәшмә тарафыннан 1927 елда ук кабул ителгән “Җирле Советлар­ның милкен инвентарьлаштыруны гамәлгә кертү” турындагы карарына барып тоташа. Дөрес, әлеге бәйрәм 1999 елда гына рәсми төс алды.

Киңәшем шул: әгәр дә сез йорт-корылмаларыгызны яңар­тырга, зур төзелешкә тотынырга яисә фатирыгызны сатарга җыенасыз икән, бүген БТИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга онытмагыз! Җылы сүз – җан азыгы ул...
Читайте нас: