+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бишесе — бездә

2009 елның 24 маенда Швециядә Европада беренче 9 милли парк оештырыла. Аларга башка илләр дә кушыла. Нәтиҗәдә милли һәм табигать паркларының Европа федерациясе оештырыла. Федерация Европаның 39 илендәге дәүләт тарафыннан сакланган табигый мәйданнарны үз эченә ала. Федерация 1999 елның 24 маен Халыкара тыюлыклар көне дип игълан итә.

Русиядә дөньяга билгеле биш тыюлык бар, тагын дүртесе БДБ илләрендә урнашкан. Илебездә, шулай ук, гомум мәйданы 340 мең квадрат километр тәшкил итүче 101 дәүләт тыюлыгы исәпләнә. Алар илнең барлык климатик зоналарында урнашкан.

Дөньядагы иң зур тыюлык — Африкада. Ул 2002 елда өч илдәге өч милли паркны берләштерү юлы белән оештырыла. Аның гомум мәйданы 35 мең квадрат километрга җитә. Ә иң кечкенәсе — Русиядә. Ул зур булмаган алты участокны үз эченә ала. Биредә сирәк очрый торган үсемлекләр бихисап. Хайваннар дөньясы бай. Күбәләк­ләрнең генә 500 төре исәпкә алынган. Русиядәге иң өлкән “Баргузинский” тыюлыгы 1916 елның 11 гыйнварында оештырылган.
Читайте нас: