+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Җем-җем итә аның өлгесе”

Казан сөлгесе турында шулай җырлыйлар. Кәрим Тинчуринның шул исемдәге музыкаль комедиясе күп еллар сәхнәдән төшми. Әбиләребезнең сандык төбендә аларның тарихи өлгеләре бүген дә саклана, үзебез дә әледән-әле аның яңаларын алып торабыз. Өйдә матур сөлгеләр булганда күңелле бит!

Гомумән, дөньяның һәр тарафында да аңа хөрмәт зур. Бөекбритания язучысы Дуглас Адамс аңа үзенең “Галактика буенча сәяхәт” романында зур урын биргән. Адамс фикеренчә, әгәр мосафир үзе белән сөлге йөртә икән, ул юлдашлары өчен аеруча кирәкле кешегә әверелә — димәк, аннан әҗәткә сабын, башка юынгычлар, гомумән, теләсә нинди юл кирәк-яраклары алып торырга була. Язучы иҗатын хөрмәт итүчеләр аның үлгән көне — 25 майны Сөлгеләр көне буларак билгели.
Читайте нас: