Хәер, бу һөнәри бәйрәм әлегә илдә рәсми статус алмаса да, югары квалификацияле белгечләр армиясе шактый. Ни өчен 24 май соң? Чөнки нәкъ шушы көнне 1835 елда Русиядә “Эшкә ялланганда фабрика хуҗалары һәм эшчеләре арасында мөнәсәбәтләр” карары чыга. Эш бирүче һәм эшкә урнашучы арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүче шушы карар безнең илдә бу юнәлештә беренче документ була. Шулай итеп, зур булмаган компаниядә дә хәзерге вакытта персонал белән эшләүче кадровик бар.