+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яраткан темасы — яшьлек

Язучы һәм драматург Мөкәрәмә Садыйковага 25 майда 85 яшь тула. Ул Ярмәкәй районы үзәгендә колхозчы гаиләсендә туган. Алты яшендә әнисеннән калган һәм 1943 елда фронтта әтисе хәбәрсез югалган кызчык Бәләбәйдәге балалар йортында тәрбияләнә. Хезмәт юлын Уфадагы агач эшкәртү заводында башлый.

1949 елда Уфадагы театр училищесына укырга керә, шигырьләр яза. Башкортстан радиокомитетында диктор булып эшләве белән бер вакытта училищены тәмамлый һәм Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Әдәбият институтының читтән торып уку бүлегендә белем алуын дәвам итә. 1959 елда басылган “Танышлар” дигән тәүге хикәяләр җыентыгы белән ул институтта диплом яклый.

Мөкәрәмә Хафиз кызы озак еллар “Башкортостан пионеры” гәзитенең бүлек мөдире, Башкортстан Язучылар берлегенең әдәбиятны пропагандалау бюросы мөдире булып эшли. Әдибә­нең хикәяләре һәм повестьлары бер-бер артлы “Йолдыз һәм чәчәкләр”, “Тәүге табышлар”, “Пар чыршы”, “Алтынтаудагы ант”, “Сәмруг кош канат кага”, “Үрләргә артылганда”, “Юлай укырга өйрәнә”, “Юл төшкәч” дигән һәм башка китапларга тупланып чыга.

Мөкәрәмә Садыйкованың 1962 елда Сибай башкорт дәүләт театры сәхнәләштергән “Бәхет эзләгәндә” дигән беренче драмасын тамашачылар уңай бәяли. Соңрак иҗат ителгән “Җирәнчәч”, “Бу йөрәккә ни кирәк?”, “Гөлгенәм-бергенәм” драма әсәрләре Башкортстан һәм Татарстан театрлары сәхнәләрендә уңышлы бара.

Республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөкәрәмә Садыйкова 1971 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: