+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Келәм кайдан – йорт шуннан башлана

Көнчыгыш халыкларында кулланылучы бу әйтем бигрәк тә Төркмәнстанда таралган. Чыннан да, биредә элек-электән келәмнәр киң кулланышта булган. Күчмә халык буларак, төркмәннәр аларны тирмәне җылытырга, төрле өлешләргә бүләргә, йөк ташырга, ат, дөя өстен ябарга файдаланганнар, туйларда ул иң зур бүләк саналган.

Бүген Ашхабадта бердәнбер Келәм музее бар. Анда келәмнәрнең ике меңнән артык үрнәге саклана. Араларында бик борынгылары да, бик затлылары да бар. Ә майның соңгы атнасында бу илдә Келәм бәйрәме оештырыла. Без дә Башкортстан төркмәннәрен шушы тантана белән тәбриклибез!
Читайте нас: