Русиядә эшкуарлык үсеше бай тарихлы. Мәгълүм булуынча, Киев Русе Византия, Көнбатыш Европа, Азия илләре белән даими рәвештә сәүдә иткән. Олаулар белән бер илдән икенче илгә илчеләр, вәкилләр йөргән. Шулай да бу эшнең башында бүгенге эшкуарларның “картәтиләре” – сәүдәгәрләр торган. Әйтик, Тверь сәүдәгәре Афанасий Никитинның “Хождение за три моря” юлъязмалары сакланып калган. Анда сәүдәгәр 1468-74 елларда Һинд дәүләте Бахманига сәяхәтен тасвирлаган. Шулай ук Персиядә, Кавказда, Кырымда да булган. Юлъязма сәүдә итү үзенчәлекләрен урыс телендә тасвирлаучы иң беренче әсәр санала.
Арытаба сәүдәгәрләр мануфактуралар, заводлар, хуҗалыклар оештырган. Әйтик, Башкортстанда Белорет металлургия комбинатына 1762 елда сәүдәгәрләр И. Б. Твердышев белән И. С. Мясников нигез салган. Заводның куәте елга 112,5 мең пот чуенга һәм 80 мең пот тимергә җиткән.
Бүген уфалылар, башкалабызга килүче кунаклар Агыйдел буйлап ак пароходта йөзәргә ярата. Тарихтан күренүенчә, Агыйделдә даими рәвештә пассажирлар ташу сәүдәгәрләр Попов, Полетаев һәм Исаевның “Агыйдел пароходчылыгы” компаниясен ачуы белән бәйле. 1871 елгы навигациядә компаниянең “Иоанн” пароходы Уфа – Казан арасында 20 рейс ясый. Шулай ук “Михаил” пароходы шушы ук маршрут буенча – 25, “Павел” 6 рейс үтә. “Уфимец” пароходы Стәрлетамакка, Казанга, Свияжскига һәм башка урыннарга бара.
Әйтергә кирәк, елга пароходчылыгы ул чорда шактый керемле эш була. Бу хакта сакланып калган статистика мәгълүматлары сөйли. Атап әйткәндә, компания пассажирлар һәм йөк ташыган өчен 51 мең сумга якын керем ала. Бүгенге сыман, керемле тармакта көндәшлек була. Мисал өчен, “Самолет” компаниясе 1871 елда 8 майдан 21 июльгә кадәр “Бывалый” һәм “Товарищ” пароходларында Уфа-Алабуга маршруты буенча елгаларны иңли. Барлыгы 22 рейс ясый. XX гасыр башына Агыйдел буйлап 15 йөк-пассажир пароходы йөзә. Пароходлар сәүдәгәрләр Зырянов, Иевлева, Якимов сәүдә йортларыныкы була. Ул чорда “Златоуст”, “Уфа” һәм “Крейсер” пароходлары иң куәтлеләрдән санала. Буксир флоты 33 пароходтан торган. Иң куәтле “Иван Ив. Черных” буксиры 200 ат көчле булган.
Октябрь революциясеннән соң Русиядә сәүдәгәрләрнең, завод хуҗаларының язмышы аянычлы була. Алар еллар дәвамында көч түгеп тапкан мөлкәт, заводлар дәүләт милкенә күчә. Властька каршы килүчеләр сөргенгә җибәрелә, яки катырак җәзага тарттырыла.Сәүдәгәрләргә дә “кулак” тамгасы сугыла. Ул елларда зур хата ясалганы бүген ачык аңлашыла, әлбәттә. Көнбатыш Европада, АКШта шул чорда нигез салынган корпорацияләр бүген дә беренче хуҗаларның варислары кулында. Мәсәлән, Германиянең дөньяга билгеле “Клаас” машина төзү компаниясенә 1913 елда бертуган Клааслар нигез салган. Шуннан заводка идарә итү буыннан-буынга мирас булып күчеп килгән. Бүген компаниягә Клаасларның варисы Катрина Клаас җитәкчелек итә. Компания уңышлы эшли. Аның Европада, Азиядә, Америкада урнашкан 14 заводында 11 меңнән артык кеше хезмәт сала. 2008 елда оешманың саф табышы 130 миллион евро тәшкил иткән. Кем белсен, бәлки, революциядән соң Русиядә эшкуарлык тамырына балта чабылмаган булса, бездә дөнья базарында югары урында торучы корпорацияләр күбрәк булыр иде.
Советлар Союзында эшкуарларны “коммерсантлар” дип тә йөрттеләр. Шул ук вакытта, дөньяда дәүләтләрнең тулаем продуктының шактый өлешен шәхси эшкуарлар җитештерде. Бизнесменнар үзләре яшәгән ил икътисады үсешенә зур өлеш кертте. Советлар Союзында, эшкуарлыкны үстерү мөһимлеген аңлап, хаталар өстендә эш 1985 елда башланган. Шул елда шәхси эшчәнлек турында закон кабул ителгән. Нәкъ шушы закон нигезендә илдә эшкуарлык тергезелә башлый. 1987 елда кооперацияләр турында закон үз көченә керә. Нәтиҗәдә, кече предприятиеләр оештырыла. Туксанынчы елларда эшкуарлар янә авыр чор кичерде, 2008 елгы кризис та бизнеска зур сынау булды.
Соңгы елларда кече бизнесны үстерүгә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бүленә. Русия Президенты Владимир Путин яңа гына эшен ачучыларга “салым каникуллары” игълан итүне хуплады. Эшкуарларга дәүләт ярдәме артты, административ киртәләр, тикшерүләр киметелә. Башкортстанда да бизнес өчен уңайлы шартлар тудырыла. Әйтик, былтыр Уфада һәм төбәкнең өч шәһәрендә бизнес-инкубаторлар эшли башлаган. Нәтиҗәдә, 400гә якын яңа эш урыны булдырылган. Узган елда Башкортстанда эшкуарларның кредит бурычлары буенча поручительлек тәкъдим итү фонды нәтиҗәле эшләгән. Шул чорда 200 миллион сумлык 19 поручительлек килешүе төзелгән.
Күрелгән чараларга карамастан, Русиядә эшкуарлар бик күп киртәләргә юлыга. Штраф салу тәртибе буенча ачыклык кертү таләп ителә. Әйтик, предприятие хуҗасы үзенең вазыйфасына бәйле бөтен эшләрне дә җиренә җиткереп башкарган, ди. Тикшерүче аның объектында кимчелек таба. Нәтиҗәдә, штраф берьюлы ике кешегә – хуҗага һәм предприятиедәге вазыйфалы кешегә салына. Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Ничек кенә булса да, хәзер власть эшкуарларның киңәш-тәкъдимнәренә колак сала. Законнарның камилләштерелүе, үз эшен ачарга теләүчеләргә шартлар яхшыруы шул хакта сөйли. Кем белсен, бәлки, кайчан да булса Русия эшкуарлары элекке данын янә кайтара алыр? Әлбәттә, моның өчен бизнес вәкилләренә ярдәм итүдән бигрәк, үсешергә комачауламау мөһим.