Дөньяның барлык тарафында да күрше хакын Тәңре хакына тиңләп санлыйлар. Парижда “Европа Күршеләр көне” дә игълан ителгән. Май аеның соңгы атнасында билгеләнә торган бу көннең авторы Атаназ Перифан, кешеләрнең аерым-аерым, еш кына ялгыз яшәвенә каршы чыгып, күршеләрнең – бер урамда, шәһәрдә, континентта яшәүчеләрнең рухи бердәмлеген булдыру башлангычы белән чыга һәм хуплау таба. Бу көнне күпләр катлаулы хәлдә калган күршеләренә ярдәм оештыра, бүләкләр алыша.
Балачакта безнең күрше Чибәр әби, еш кына үзе пешергән берәр тәмле әйбер алып керә дә, “Менә моны ашап куегыз әле – йөрәгегезгә ял булсын”, дия иде. Аның сүзләрен аңламаган без – бала-чага: “Йөрәк ничек арый соң ул?” – дип аптырый идек. Үз гомерендә үлемечле ачлыклар күргән әбекәй уйчан гына елмая иде... Бүген үзем дә күршемә күчтәнәч керткәндә эчтән генә шул сүзләрне кабатлыйм, ач булмасак та, аһ, бу йөрәкләр еш кына ял сорый шул!
Бәйрәм көнне генә түгел, күрше хәлен мөмкин кадәр ешрак белешеп, татулыкта яшәүләргә ни җитә!