+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алар бар да лачын кебекләр

Яшь Совет хөкү­мәте 1918 елның 28 маенда чик сагын оештыру турында Декрет кабул итә, баш идарә оештырыла. Аңа патша Русиясенең чик буен саклаган аерым корпус офицерлары керә. Чик буе гаскәр­ләре көне Русия Президенты Указы белән 1994 елдан билгеләнә башлый. 2003 елдан чик буе гас­кәр­ләре Федераль хәвефсезлек хезмәтенә карый.

Дәүләтләр арасындагы иң зур чик – Русиянеке. Безнең ил 18 дәүләт белән чиктәш. Алар: Норвегия, Финляндия, Эстония, Латвия, Литва, Польша, Белоруссия, Украина, Грузия, Әзербайҗан, Казахстан, Кытай Халык Республикасы, Монголия, Корея Халык Демократик Республикасы, Япония һәм АКШ. Шулай ук, өлешчә Абхазия һәм Көньяк Осетия белән дә чиктәш. Ил чикләренең гомум озынлыгы 60 932 чакрым. Шуның 14 509 чакрымы – коры җирләр аша, калганнары елга-күлләр, диңгезләр аша уза. Дөньяда башка андый зур чикләре булган бер генә ил дә юк.

Русиялеләр үз паспортлары белән Абхазия Республикасы, Казахстан һәм Көньяк Осетия чикләрен махсус урыннарда ирекле үтә ала. Ә Беларусь чиген теләсә кайда “бозарга” мөмкин.

Бу көнне әлеге төр гаскәрләрдә хезмәт итүче­ләр һәм ветераннар өчен төрле чаралар оештырыла. Иң зур чаралар Мәскәү һәм герой-шәһәрләрдә уза, бәйрәм фейерверклар белән тәмамлана.
Читайте нас: