+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Самолетта... – Кызыл мәйдан уртасына

1987 елның маенда Советлар Союзының сәяси һәм хәрби җитәкчелеге умартага таяк тыккандай гөж килде. Күпләр җылы кәнәфиләреннән очты, хәрбиләрнең погоннарында йолдызлар саны кимеде. Моның сәбәпчесе – 18 яшьлек гади бер немец егете Матиас Руст иде.

Ул 13 майда “Сессна-172 Скайхок” спорт очкычында ГФРның Итерзен аэропортыннан күккә күтәрелә. Исландиянең Рейкьявик һәм Финляндиянең Хельсинки шәһәрләрендә туктап, ял иткәч, Балтыйк диңгезенең яр линиясе буенча Мәскәүгә юл ала. Советлар Союзы чикләрен Кохтла-Ярве шәһәре тирәсендә бозып керә. Маршрутын магнит компасы буенча төзеп, Чуд, Ильмень, Селигер күлләре аша үтә, аннары Ржев – Мәскәү тимер юлы өстеннән башкалага табан юнәлә. Һава һөҗүменә каршы оборона көчләренең радарлары аны Скрунда районында тотып алып, МиГ-21, МиГ-23 истребительләре күккә күтәрелсә дә, аларга “Сессна”ны бәреп төшерергә боерык бирелми. Руст түбән биеклектә, бәләкәй тизлектә очканлыктан, реактив очкычлар аны эзәрлекли дә алмый.

Матиас Руст очкычын башта Кызыл мәйданга, яисә Кремльнең үзенә утыртырга ниятләгән була. Ләкин бу барып чыкмый. Ул Зур Москворецк күперенә төшеп, шуып барып, Василий Блаженный соборы тирәсендә туктый. Кабинадан төшү белән Руст тирә-яктагыларга автографлар өләшә башлый. Бер сәгатьтән аны кулга алалар.

Матиас Руст хулиганлыкта гаепләнә. 4 сентябрьдә суд булып, дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ләкин аңа озак “утырырга” туры килми. СССР Югары Советы Президиумы Рәисе Андрей Громыко Рустны амнистияләү турындагы указга кул куйгач, 1988 елның 3 августында ул Германиягә әйләнеп кайта. Чик бозучы төрмәдә гомеренең 432 көнен генә үткәрә.

Алда әйтүебезчә, бу очышның нәтиҗәләре СССР Кораллы Көчләре өчен аеруча аянычлы була. Оборона министры Сергей Соколов, Һава һөҗүменә каршы оборона көчләренең командующие Александр Соколов вазыйфаларыннан бушатыла. Яңа министр итеп Дмитрий Язов тәгаенләнә. Хәер, дүрт елдан соң ул да ГКЧПда катнашуда гаепләнеп, кулга алына. Тарихчылар фикеренчә, ул чактагы ил җитәкчесе Михаил Горбачев бу вакыйганы үз максатында, сәяси конкурентларыннан котылу өчен файдалана. Моны Көнбатыш разведкаларының СССР Хәрби көчләрен какшату максатында башкарыл­ган махсус операциясе дип фаразлаучылар да бар.

Матиас Руст, туган иленә кайткач, кибеттән свитер урлауда һәм сөйгән кызына пычак белән һөҗүм итүдә гаепләнеп, ике тапкыр төрмәдә утыра. 2012 елда аның Мәскәүгә “сәяхәте” турында мемуарлар китабы дөнья күрә. Ә “Сессна” очкычын япон эшкуары сатып ала. Әлеге тарихи раритетның бәясе күтәрелгәч, ул аны Немец техника музеена сата. Бүгенге көндә “Сессна” музей экспозициясенә куел­ган.
Читайте нас: