Мәгълүм булуынча, баштарак Кораллы Көчләрдә төп транспорт арбалы ат саналган. Русия армиясендә автомобиль техникасы беренче Бөтендөнья сугышында сынала. Ул чордагы транспорт чаралары аз санлы, камил булмаса да, игътибарны җәлеп итә. Арытаба, армиядә автомобильләр даими кулланыла башлый.
Автомобиль роталары Бөек Ватан сугышында да сынатмый. Әйтик, 1941-43 елларда Ленинград блокадада кала. Автомобильләр Ладога күле аша шәһәргә көндәлек кирәк-ярак, азык-төлек ташый. Боз аша салынган юл “гомер юлы”, “үлем юлы” дип тә йөртелә. Хәрби автомобильчеләрнең батырлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп кешеләрнең гомере саклап калына.
Бүгенге көндә Кораллы Көчләрне автомобильләрдән башка күз алдына китерү кыен. Ил иминлеге авторотада хезмәт итүчеләрнең уяулыгына, батырлыгына нык бәйле.