+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел

Тәмәкеңне ташла, дускай!

Бөтендөнья тәмәкесез көн рәсми рәвештә 1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан игълан ителә. Ел саен 31 майда бу көн бөтен дөньяда киң билгеләнә. Чараның максаты – кешеләргә тәмәке тартуның сәламәтлеккә нинди зур зыян салуын аңлату.

Бу көнне тартучыларны тәмәкедән бер генә көнгә булса да баш тартырга чакыралар. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, сәламәт тормыш яклылар, мәдәният әһел­ләре, билгеле кешеләр тәмәкенең зарары хакында чыгыш ясый. Куркыныч фактлар китерелә, начар гадәттән котылу юллары өйрәтелә. Шунысы да билге­ләнгән: күпләр нәкъ 31 майда, шушы көнне оештырылган чаралар йогынтысы астында тартуын ташлый икән.
Читайте нас