+25 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Календарьда бу көн
30 Май 2016, 21:00
Ышанычлы, көчле флот
Русиянең Төньяк флоты көне 1933 елда Төньяк флотилия барлыкка килү уңаеннан булдырыла. Ул – флотлар арасында иң яше. Флотның базасы Североморск шәһәрендә урнашкан. 2007 елдан башлап аның командующие – Николай Михайлович Максимов. Торпеда һәм ракета дизель, атом су асты көймәләре, көймәгә каршы һәм ракеталы авиация, “Петр Великий” атом ракета крейсеры, башка кораб-авианосецлар аның составына керә.
Флот Ватан алдында үз бурычын намуслы үти. 48 меңнән артык диңгезчеләр орден-медальләр белән бүләкләнгән, 85 мең кешегә “Советлар Союзы Герое” исеме бирелгән, шуларның өчесе – ике тапкыр Советлар Союзы Герое.
Читайте нас