— Әлфис Суфиянович, бер уйласаң — гаҗәп, Ходай кемгәдер талант-сәләтләрне өеп бирә, кемнедер бөтенләй буш калдыра. Сез — беренче төркемгә карыйсыз. Табигать Сезгә драматург талантын да, шагыйрьнең образлы фикерләү осталыгын да, галим акылын да, оештыручы, җитәкче сәләтен дә мулдан биргән. Мөгаен, бу гаиләдән, әти-әниегездән дә киләдер. Сезнең кебек күренекле шәхескә гомер бүләк иткән әти-әниегез, туган ягыгыз белән якыннанрак таныштырып үтсәгез иде.
— Рәхмәт, Илдус! Хәтта уңайсыз булып китте бу сүзләреңә. Минемчә, талантсыз-сәләтсез кеше юктыр ул, тик аны күрә, вакытында ача белергә генә кирәк. Ә монда инде, чынлап та, әти-әниеңнең, укытучыларның роле зур. Менә алар кешегә Ходай биргән сәләтне талантка әверелдерергә тиеш.
Үземә килгәндә, шуны әйтә алам. Безнең нәсел вәкилләре гасырлар буе я хәрби (башкорт-мишәр гаскәрендә, башка сугышларда), я дәүләт эшлеклесе (старшина), я дин әһеле (мулла, мөәзин һәм башкалар), я укытучы булганнар. Якындагы дүрт буынны гына алганда да, педагогик стажыбыз ким дигәндә 800 елдан артып китә. Бу фантастика, уйдырма түгел: минем абый-апалар һәм үземнең педагогик хезмәт чоры да, бергә җыйнасаң, 130 елдан артык!
Безнеңӊ әти — Сталинград каһарманы, ике Дан ордены кавалеры, сугыштан инвалид булып кайтса да, дөньяга ышанычын югалтмаган шәхес. Әниебез — сугыш елларында бригадир булып ир-егетләр эшен дә, хатын-кызлар эшен дә башкарган тыл командиры. Аларның миңа тәэсире бәяләп бетергесез, аларныңӊ өлгесе мине һәрчак алга этәрде.
Аскын районының Иске Казанчы мәктәбе алдынгы педагогик алымнар белән эшли торган укытучыларга бай булды. Аныңӊ рәсми тарихы (совет мәктәбе буларак) 1918 елдан башланса да, чын тамырлары иң аз дигәндә 1700 еллар башына барып тоташа. Әйткәндәй, мин моны мәктәп турындагы иң беренче язма истәлектән чыгып әйтәм. Шушы мәктәптә (ул вакытта — мәдрәсәдә) ике кыш буена бөек мәгърифәтче-шагыйребез Гали Чокрый белем ала, башка билгеле кешеләр турында әйтеп тә тормыйм.
Туган ягым — тирән тарихлы, батыр һәм эшсөючән халык яши торган төбәк. Аныңӊ матурлыгы турында сөйләп тә торасы юк, чөнки ул, чыннан да, искиткеч.
Менә шушы шартларда үскән һәр кеше гыйлемгә дә омтылучан, шагыйрь күңелле дә, дөньяның, кешеләрнеңӊ тирән психологик кичереш-серләрен күрә белүче дә булырга тиештер. Иманым камил, андыйлар бар, яңалары үсеп килә.
— Ни генә димик, халык Сезне, беренче чиратта, зур галим, фән докторы, профессор буларак белә. Республиканың иң зур фәнни оешмасын — Башкортстан Фәннәр академиясен җитәкләвегез дә һич очраклы түгел. Соравым шул: фән биеклекләренә юлыгыз ничек башланды?
— Без югары уку йортында укыган чакта ук диплом эшләрен язып, китапханәләрдә иртәдән кичкә кадәр утыра торган буын булдык. Монысы инде мин укыган Бөре педагогия институты укытучыларының тырышлыгы, аларныңӊ юл күрсәтә белүе нәтиҗәседер. Фән эшенә кереп китүемдә ике профессор — Камил Шаехморза улы Әхияров һәм Николай Анреевич Томинның роле зур булды. Алар юл күрсәтте. Аспирантурадан соң озак еллар югары уку йортларында күп вазыйфалар башкардым. Һәм күп эшләдем: бүгенге көнгә 25тән артык китап, бихисап күп мәкаләләр язылган. Менә шулар мине Русия Мәгариф академиясенеңӊ мөхбир-әгъзасы дәрәҗәсенә күтәрде. Былтыр икенче эшкә күчкән чакта болар барысы да исәпкә алынды һәм мин тәүдә Башкортстан Фәннәр академиясенең җитәкчесе итеп тәгаенләндем, ә соңрак инде академиянең президенты итеп сайландым.
— Сез ике ел рәттән Казанда узган “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә җиңү яуладыгыз. “Урманнарга керсәң”, “Ялгызлар ташы” исемле әсәрләрегез тамашачы арасында аеруча дан казанды. Драма-комедияләрегез сәхнә түреннән төшми. Үзем дә каләм тибрәткән кеше буларак, бер соравым бар. Сәхнә әсәрләрегез өчен материалны каян аласыз? Тормыштанмы, әллә алар тулаем фантазия җимешеме?
— Драматургия, билгеле булуынча, иҗат эшенеңӊ иң авыр бер төре. Чөнки вакыт, урын, проблема һәм аныңӊ чишелеше бик тыгыз кысаларга чикләнгән булса да, күп нәрсә әйтеп бирелергә тиеш. Шулай булгач, ул автордан тирән тормыш тәҗрибәсен, кыска һәм оста сөйләм, кешеләрнең психологиясен яхшы белүен, ышандыру осталыгын таләп итә. Безнең әдәбиятта андый остазларыбыз байтак — Ә. Атнабаев, Н. Асанбаев, Т. Миңнуллин кебек бөек драматургларыбыз бар. Ә тема-проблемаларга килгәндә, алар тормышта булган бер үк төрле хәл-вакыйгаларны да күп яклы итеп ачу белән бәйләнгән. Шуңа ирешкәндә генә, драма әсәре тамашачыда катарсис (чистарыну, тазарыну) хисен уята ала. Кызык гыйбарәләр, сөйләшү манералары, дөньяви ситуацияләр, әлбәттә, халыктан алына, тамашачылар аларда үзләрен дә танып ала кайчак.
— Сез — күренекле балалар шагыйре дә. “Мин бәләкәй бит әле!” исемле җыентыгыгыз 2014 елда Татарстанда узган “Ел китабы — 2014” конкурсында II урын яулады. Димәк, шигырьләрегезне нәниләр яратып укый. Белүемчә, балалар әдәбияты — иң катлаулы өлкә. Моның өчен кечкенәләрнең психологиясен, күңелен нечкә тоемлап эш итәргә кирәк. Әйтегезче, балалар күңеленә үтеп керә алуыгызның сере нидә?
— Күренекле дип үк әйтү килешмәс — гомер буе кечкенәләр өчен иҗат итеп, зур биеклекләргә ирешкән балалар язучылары бар бит. Мин М. Кәримне, С. Әлибайны, Р. Миңнуллинны, Г. Юнысованы, Ә. Әхмәт-Хуҗаны һәм башка күп әдипләрне күз уңында тотам. Дөрес әйтәсез, балалар өчен китап язу җиңел эш түгел: беркатлы, самими бала күңеле үзенә ошамаган, катлаулы тел белән язылган шигырьләрне һәм китапны якын итми. Берничә ел элек башкорт телендә зур булмаган тираж белән “Кескәй болот” дигән китабым чыккан иде, ул шунда ук таралып бетте. Монысын инде Татарстан китап нәшриятыннан сорап алдылар, ул да бик тиз таралды, Ел китабы да булып китте.
Соравыгызга үзегез үк җавап бирдегез. Кечкенәләрнең психологиясен белү — аларның тормышын, эчке дөньясын, яшәү үзенчәлеген аңлаудан гыйбарәт. Кемдер үз балаларының дөньясын өйрәнеп, кемдер профессиональ эшеннән файдаланып, кемдер остазлардан үрнәк алып моңа ирешә. Минемчә, иң кирәклесе — балалар тормышын аңлау, аларча уйлый белү. Кызганыч, үсеп киткәч, без балаларча фикер йөртә алмыйбыз... Әллә шуңамы олылар дөньясында проблемалар күп?
— Гадәттә, һәркемнең төп эшеннән башка яраткан шөгыле, хоббие була. Кемдер балык тота, икенчеләр ауга йөри яисә бакча үстерә. Фән, әдәби иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, Сезнең яраткан шөгылегез бармы?
— Фән дә, әдәби илһам да билгеләнгән бер вакытта, я булмаса синнән сорап килми. Бу инде шушы төр шөгыльләрнең уртак үзенчәлеге булып тора. Шуңа күрә мин аларны тормышымның бер өлеше итеп карыйм. Ә инде хоббига килгәндә, аерып әйтерлек сыйфатым юк. Йорт эшләренең барысын да яратып башкарам. Җәяү йөрергә, йөзәргә яратам. Табигатькә гашыйк кешемен, бигрәк тә урман-таулар, елга-сулар тарта. Тарих белән кызыксынам. Гомумән, эшнең төрлелеге мине кызыксындыра. Бер дә кызык кеше булып чыкмадым, ахры?
— Барыбызны да борчыган бер җитди сорау юллыйм әле. Белүебезчә, бүген ил буенча мәгариф системасында оптимальләштерү процесслары бара. Мәктәпләр ябыла, берләштерелә, хәтта югары уку йортларында да, “абитуриентлар арасында популяр түгел” дигән сылтау табып, күп кенә белгечлекләрне кыскарту эше башланды. Элекке мәгариф министры буларак моңа мөнәсә-бәтегез нинди?
— Инде ничә ел оптимальләштерүнең нәрсә икәнен аңлатым тордым, тагын бер тапкыр кабатларга туры килер, ахры. Беренчедән, мәктәпләр ябылуныңӊ төп сәбәбе — балалар саны кимү. Монысы көн кебек ачык: мәсәлән 1968 елда республикада балалар саны 888 мең булса, 2012 елда ул 444 меңгә кадәр кимеде. Һәм былтырга чаклы бу сан төшә килде. Әйе, әлегә бераз артты, тик озаккамы? Сыйныфта бер-ике бала укыту дөресме? Бу нинди педагогик, методик таләпләргә сыя? Шулай булгач, оптимальләштерү, берләштерү — ул тиешле, бәлки, вакытлы чарадыр. Оптимальләштерү вакытында мәктәпләрне физик берәмлек буларак саклап калырга тырыштык — балалар саны артса, аларны кабаттан ачу проблема түгел. Тагын шунысы да бар: демографик үсеш юлы ул — бик еш кабатланучы синусоида. Билгеле фәлсәфи постулатны искә төшерик: авыл мәктәбе беренчел түгел, ә мәктәп караган авыл беренчел. Авыл тормышын җайга салу, анда халыкка хезмәт урыннары булдыру, эчкечелекне туктату, онытылып барган һөнәрләрне яңадан тергезү һәм аякка бастыру турында хәстәрләргә кирәктер, мөгаен.
Күбрәк башка проблемалар борчый мине бүген. Шуларның берсе — белемгә булган мөнәсәбәтнең саегуы. Укуның, белемле, зыялы кешенең дәрәҗәсе төшү борчый. Белемнең кешене алга, югарыга күтәрә торган көче кимү борчый. Укытучының абруе төшү куркыта. Әти-әниләр һәм укытучыларның арасы ерагаю сагайта.
Менә бу проблемаларны бергәләп чишәргә кирәк. Мәгариф эшендә проблемалы төеннәр күп, аларны бер тында чабып ташларга кирәк ди кайбер кызу кешеләр. Чабарга кирәкми, һәр төенне берәмләп, бармакларны канатып-канатып чишәргә кирәк! Шулай булганда гына без алга барачакбыз. Ә инде элекке эшемдә фикердәшләрем белән бергәләп күп кенә төеннәрне чишүгә ирешүемә ифрат шатмын.
— Сез — педагогия фәннәре докторы. Үзем дә мәгариф өлкәсендә эшләгән кеше буларак, бер сорауны юллыйм. Тел-әдәбият дәресләре мәктәп программаларында ел да кими. Моның нәтиҗәсе буларак, балаларда әдәби иҗатка омтылыш югала, рухи байлыклары кими. Рухи көрчектән чыгу юлларын ничек күзаллыйсыз?
— Әйе, кызганычка каршы, мәктәп программалары үзгәрә тора, кайбер дәресләр азаю гына түгел, юкка да чыга. Тик Туган илгә сөю, рухи байлыкка омтылу хисе тәрбияләү тел-әдәбият дәресләре белән генә бәйләнмәгән бит! Күп кенә әти-әниләр өйдә туган телдә сөйләшми. Милли музыка тыңлаучылар, театрга йөрүчеләр сирәгәя. Тарихыбызны онытабыз. Бу шартларда ничек итеп балаларны рухи байлык нигезендә тәрбияләп була соң? Тәрбия эшен-дә гаиләгә таба борылу кирәк; әдәбиятта, гомумән, сәнгатьтә классик дәрәҗәгә күтәрелеп, башкаларны үзенә тартып, кире җибәрми торган әсәрләр иҗат итәргә һәм аларны, төрле юллар табып, балаларга җиткерергә кирәк!
Сүзебезне пессимистик рухта тәмамлыйсым килми. Бүгенге укытучы да, укучы да — алга киткән, кыю карашлы яңа буын кешеләре. Заман башка, заңӊ башка дип, бер дә юкка гына әйтмиләр бит. Аларда дөньяга икенче караш, икенче уй-фикер, чынбарлыкны икенче төрле күреп, кабул итә белү сәләте бар. Шулай булгач, аларны аңлап, ихтирам итәргә кирәк, аларга ышанырга кирәк. Ә бу инде безне яңа үрләргә алып киләчәк.
— Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде. Балаларыгыз Сезнең юлдан киттеме, әллә башка һөнәр сайладымы?
— Тормыш иптәшем Гөлшат Әниф кызы — табиб-психиатр, хәзерге көндә ул Башкортстан дәүләт университеты доценты. Кызыбыз Лариса Мәскәү шәһәрендә яши, университетта психология укыта. Улыбыз Айдар — нефтьче-химик. Балалар тормыш юлы итеп нинди өлкәне генә сайласа да, алар ачык һәм биеклеккә омтылышлы булсын дигән теләктәбез.
— Кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт! “Кызыл таң” укучылары исеменнән юбилеегыз белән тәбрикләп, тынгысыз хезмәтегездә, иҗади эшчәнлегегездә яңадан-яңа уңыш-казанышлар телибез!