+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Новочеркасск сабаклары

1960 еллар башына СССРда икътисади хәл катлаулана. 1962 елның язында һәм җәендә икмәк җитмәү нык сизелә башлый, Никита Хрущев чит илдән ашлык сатып алырга карар итә. 1962 елның май ахырында ит һәм ит продукциясенә бәяләрне — 30, майга 25 процентка күтәрергә карар ителә. Гәзитләрдә моны “хезмәтчәннәр соравы буенча” дип аңлатырга маташалар.

Новочеркасск электровоз төзү заводында эшчеләрнең җитештерү нормасын күтәрәләр. Нәтиҗәдә, эшчеләрнең хезмәт хакы һәм сатып алу сәләте сизелерлек кими. 1962 елның язында заводның җыю цехы эшчеләре, хезмәт шартларын яхшыртуны таләп итеп, өч көн эшкә чыкмый.

1 июньдә корыч кою цехының 200гә якын хезмәткәре эш ташлый. Сәгать 11дә алар завод идарәсенә таба юнәлә, аларга башка цехлардан да кушылалар. Меңгә якын эшче завод идарәсе алдына җыела. Алар “Арытаба безгә ничек яшәргә?” дип шаулаша. Тиздән алар янына завод директоры Б. Курочкин килә. Ул, якында гына пирожки сатып торучыны күреп: “Итле пирожки урынына эчәк-бавырдан эшлән­гән­не ашарсыз!” – ди. Директор­ның нәкъ шушы сүзләре завод эшчеләрен чыгырыннан чыгара. Курочкин качарга мәҗбүр була. Тоташ заводта забастовка башлана, завод идарәсе янына шәһәрнең башка районнарыннан һәм предприятиеләреннән ке­шеләр агыла. Баш күтәрүчеләр саны 5 меңгә җитә. Алар, тимер юл магистрален ябып, Дондагы Ростов – Саратов пассажирлар поездын туктата. Туктатылган локомотивка кемдер “Хрущевны — иткә!” дип язып куя.

Сәгать иртәнге 10да Новочеркасскидагы забастовка турында Никита Хрущевка хәбәр итәләр. Ул Ростов өлкә комите­ты­ның беренче секретаре А. Басов, оборона министры, Эчке эшләр һәм КГБ җитәкчеләре бе­лән телефоннан сөйләшә, барлык чаралар күреп, баш күтә­рүне бастырырга боера. Шәһәргә КПСС Үзәк Комитеты Президиумы әгъзалары Ф. Козлов, А. Микоян, А. Кириленко, Л. Ильичёв һәм Д. Полянский юллана. Оборона министры Р. Малиновский, кирәк булса, Төньяк-Кавказ хәрби округының 18нче танк дивизиясен шәһәргә кертергә боерык бирә.

Көндезге сәгать 4тә Ростов өлкә комитетының барлык җи­тәк­челәре заводка килә. Эшче­ләр, завод диварына эленгән Хрущев портретын куптарып алып, җиргә ташлый һәм яндыра. Икенчеләре завод идарәсен штурмлый башлый, аларга комачауларга омтылган завод хакимияте хезмәткәрләрен кыйный.

4 сәгать 30 минутта Ростов өлкә комитетының беренче секретаре Басов һәм башка җитәк­челәр халык алдына чыга. Баш күтәрүчеләр тынычлана. Басов халык белән сөйләшер урынга КПСС Үзәк Комитеты мөрәҗәга­тен укый башлагач, җыелган халык сызгыра, сүгенеп кычкыра башлый. Завод директоры Курочкинны бөтенләй сөйләтми­ләр, аңа таш, шешәләр аталар. Баш күтәрүчеләр завод идарәсен штурмлауны дәвам итә. Милиция һәм КГБ хезмәт­кәрләре читтән генә күзәтеп тора. Басов, бер бүлмәгә кереп бикләнеп, хәрбиләр белән элемтәгә керә, аларны ярдәмгә чакыра.

Төньяк Кавказ хәрби округы­ның танк часте командиры, генерал М. Шапошников, операция белән идарә итүче генерал И. Плиевтан приказ алгач: “Алдымда танклар белән һөҗүм итәрлек дошман күрмим!” – дип җавап бирә.
Завод идарәсе янына 200ләп милиция хезмәткәре китерелә, алар баш күтәрүчеләрне завод территориясеннән чыгарырга омтыла, ләкин халыкка каршы тора алмый.

Кичке сәгать 7дә округ штабына оборона министры Р. Малиновский шалтыратып приказ бирә: “Хәрбиләрне эшкә кушарга! Танклар кертмәскә! Тәртип урнаштырырга!”

Митинг дәвам итә. Икенче көнне иртәнге 5-6да шәһәргә чыгарга, анда да восстание күтә­рер­гә, банк, телеграфны басып алырга, бөтен ил халкына мөрә­җәгать итәргә дигән тәкъдимнәр яңгырый.

Сәгать кичке 8дә завод ида­рәсе янына 3 “БТР” һәм 5 ма-ши­на солдат китерелә. Баш күтәрү­челәр аларны ачулы каршы ала. Солдатлар машиналар янында тезелеп басып торалар да кире төялеп китеп баралар. Алар, баш күтәрүчеләренең игътибарын үзләренә юнәлтеп, КГБның махсус тәгаенләнештәге хезмәт­кәр­ләре бинадан беренче секретарь һәм башка җитәк­челәрне чыгаруны тәэмин итә­ләр.

Кичен баш күтәрүчеләр иртәгәсе көнне КПССның шәһәр комитеты янына барырга карар итә.

2 июнь төнендә шәһәргә солдатлар һәм танклар керә. Танк­лар, завод ихатасына кереп, андагы халыкны кысрыклый. Тиздән завод ихатасы митингка чыгучылардан тазартыла.

Шәһәрнең барлык мөһим объектларын хәрбиләр сакка ала. Заводларда солдатлар булуы эшчеләрнең ачуын китерә. Буденный исемендәге завод эшчеләре шәһәр үзәгенә юнәлә, аларга урамдагы халык кушыла. Хәрбиләр аларны үткәрмәскә тырыша, ләкин алар юлларын дәвам итә. Демонстрантларның килүе шәһәр комитетында утыручы КПСС Үзәк Комитеты әгъзалары Козлов, Микоян, Кириленко, Полянский, Шелепинны куркуга сала. Алар тиз арада якындагы хәрби шәһәрчеккә күченә.

Шәһәр комитеты рәисе Замула һәм башка җитәкчеләр балконга куелган микрофон аша демонстрантларга мөрәҗәгать итә, эш урыннарына кайтырга чакыралар. Ләкин баш күтәрүчеләр аларга таш, шешә, таяклар ыргытып җавап бирә. Берничә баш күтәрүче бинага керә, тәрәзә, ишек, мебельне вата.

Шәһәр комитеты янына автомат белән коралланган 50 хәрби белән Новочеркасск гарнизоны начальнигы, генерал-майор Олешко килә. Ул, балконга чыгып, баш күтәрүне туктатырга чакыра. Ләкин баш күтәрүчеләр таралышырга уйламый да. Солдатлар автоматлардан һавага ата, халык артка чигенә. Кемдер: “Курыкмагыз, алар чын патрон белән атмый!” — дип кычкыра, халык, моны ишетеп, алга омтыла. Солдатлар тагын бер тапкыр һавага аталар һәм җыелучыларга ут ачалар... Кайберәүләр, солдатлар һавага атканда пуля агач башында утырган балаларга тигән, 8-10 яшьлек берничә малай һәм кыз үлгән, ди. Ләкин бу хакта рәсми документлар юк. Барлыгы 24 кеше һәлак була, аларның мәетләрен Ростов өлкәсенең төрле зиратларында җирлиләр.

3-4 июньдә 240 кеше кулга алына. Новочеркасскида “тәр­тип­сезлекләр тудыручы­лар”га суд була. Барлык катнашучылар да үз гаепләрен таный. Җиде кеше (Александр Зайцев, Андрей Коркач, Михаил Кузнецов, Борис Мокроусов, Сергей Сотников, Владимир Черепанов, Владимир Шуваев) үлем җәзасына хөкем ителә һәм атып үтерелә, 105 кеше 10-15 елга төрмәгә озатыла.

Никита Хрущев властьтан төшерелгәч, хөкемгә тарттыры­лучыларның күбесе иреккә чыгарыла, Русия Президентының 1996 елгы указы нигезендә алар тулысынча аклана.

КПСС Үзәк Комитеты карары белән Новочеркасскида булган вакыйгалар сер итеп саклана. 1980 еллар азагында гына матбугатта бу хакта мәкаләләр дөнья күрә. Тикшеренүләр шундый нәтиҗә бирә: кайбер документлар югалган, язма рәвештә бирелгән приказлар юк. КГБ архивларындагы Новочеркасск восстаниесе турындагы доку­мент­ларның кайберләре әле дә сер булып кала...
Читайте нас: