“Русия киносы елы” уңаеннан балалар яраткан киноактерларына пародияләр күрсәтте, асфальтка рәсемнәр ясады, төрле акцияләрдә катнашты. Әкият геройлары булып киенгән артистлар балаларны мавыктыргыч тамаша белән таң калдырды. Театр актерларының матур чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Балалар өчен киемнәр конкурсы, фотосессия оештырылды.
Бәйрәмгә балалар Уфадан гына түгел, республикабызның төрле районнарыннан да җыелган иде. Мәсәлән, Тәтешле районының Шулган социаль приютыннан Вика Петраева, Вика Гыйльманшина, Саша Чашин, Альбина Исламшина һәм Максим Ларин “Нур” театры каршындагы бу матур бәйрәмдә беренче тапкыр булды. Алар тамашаны бик ошатулары турында әйтте.
Уеннар уйнаганнан соң һәммәсе бергәләп театр сәхнәсендә “Шаян йорт иясе” әкиятен карады.