+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Океанны кешеләрдән саклыйк!

Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдиме белән 8 июнь Бөтендөнья океаннар көне буларак билгеләп үтелә. Никадәр зур, иксез-чиксез тоелса да, океаннар да яклауга мохтаҗ шул.

Кемнән дигәндә – кешенең үзеннән, аның нәфесеннән. Галим-экологлар, ихтиологлар, зоопарк, дельфинарий һәм аквариумнарда эшләүчеләр бу көнне җәмәгатьчелек игътибарын океанның кабатланмас тереклек һәм үсемлекләр дөньясына, аларны саклау кирәклегенә юнәлтә.

Билгеле булуынча, без яшәгән планетаның 70 проценттан күбрәк мәйданы су белән капланган. Климат үзгәрешләрендә океаннарның роле бик зур. Углекислый газны нәкъ менә алар "йота", ягъни үзләштерә. Дөньяда су бассейнын галимнәр дүрт зур океанга бүлеп карый. Болар – Атлантик, Һинд, Тын һәм Төньяк Боз океаннары. Иң тирән иңкүлек Тын океанында, Төньяк Мариан утраулары янында. Аның тирәнлеге – 10924 метр, ягъни 11 километр чамасы.
Читайте нас: