+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Канцелярия товарлары патшабикәсе

Кайчандыр, бик борынгы заманнарда җирдә яшәүче кешеләр дымлы балчыктан ясалган тактага бакыр яки сөяктән эшләнгән таяк белән, соңрак кош каурыйларын очлап язулар калдырган. Әлеге заманда киң кулланышта булган һәм “канцелярия товарлары патшабикәсе” титулына ия ручка 1943 елда гына кулланышка кергән. Аны җитештерүгә Венгрия журналисты Ласло Биро патент алган. Безнең илдә ул узган гасырның җитмешенче елларында куллануга кергән.

Галимнәр фикеренчә, бер ручка белән 50 мең сүз язарга була. Аларның пластиктан эшләнгән арзан хаклылары да, “Монтэгреппа” атлы 1 миллион евролыклары да армый-талмый дөнья халкына хезмәт итә.
Читайте нас: