9 июньдә бөтен дөнья Халыкара архивлар көнен билгели. Бу үзе үк “тарих сакчыларының” кешелек өчен әһәмиятен күрсәтеп тора. Әлеге бәйрәм 2007 елның ноябрендә Канаданың Квебек шәһәрендә узган Халыкара архивлар советының Генераль ассамблеясе тарафыннан игълан ителә. 1948 елның 9 июнендә ЮНЕСКО әлеге оешманы төзү турында карар чыгарган була. Шуңа күрә бәйрәм көне өчен нигез итеп әлеге дата алына.
Халыкара архивлар советы – дәүләт карамагындагы оешма түгел. Аны үткәнне саклау белән шөгыльләнүчеләрнең һөнәри берлеге дип тә атарга мөмкин. Бүгенге көндә ул дөньяның 190 илендә эшләүче миллион ярым архив хезмәткәрен берләштерә. Оешма архивларны саклау һәм алар белән файдалану тәртибен халыкара стандартларга салу, архивчыларның һөнәри осталыгын күтәрү өлкәсендә зур эш башкара.
Архивчы хезмәте искиткеч җаваплы һәм әһәмиятле. Чөнки ул, чын мәгънәсендә, мәгълүмат үзәге белән идарә итә. Архивлардагы документлар дәүләткә генә түгел, һәркайсыбызга да кирәк. Аларга мохтаҗлык кемдә дә туарга мөмкин. Мәсәлән, кайсыбызныңдыр хезмәт кенәгәсе югалса, яисә, ниндидер сәбәпләр аркасында, эш урыны турында мәгълүмат анда кермәгән булса, хаклы ялга чыкканда, архивка барып, тиешле документларны күтәрткәч, дөреслекне исбат итәргә мөмкин. Авыл, нәсел тарихлары да архивларда саклана. Димәк, шәҗәрәләр төзегәндә алар ярдәменнән тыш берни дә эшләп булмый.
Русиядә архив хезмәте Петр I заманында барлыкка килә. Шуннан бирле ул, катлаулы үсеш юлы кичереп, үткәннәр белән киләчәкне бәйләп торучы күпер вазыйфасын башкара. Бәйрәмегез белән, архивчылар!