+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Союзмультфильм”га — 80 яшь!

1936 елның 10 июнендә “Союздетмультфильм” киностудиясе оеша. Беренче мультфильм исеме – “Африкада эссе”.

1937 елның 20 августында киностудия “Союзмультфильм” дип үзгәртелә. Шул ук елны беренче төсле мультфильмнар төшерелә башлый. 1941 елның октябрендә студия Сәмәрканд шәһәренә эвакуацияләнә һәм 1943 елның июнендә янә Мәскәүгә кайта. Сугыш тәмамланган елны беренче тулы метражлы “Югалган грамота” дип исемләнгән мультфильм дөнья күрә. 1991-92 елларда СССР таркалу сәбәпле үзгәртеп корыла, 2003 елдан “Союзмультфильм” киностудиясенең фильмофонды” Федераль дәүләт унитар предприятиесенә әйләнә.

“Союзмультфильм”ның иң танылган мультфильмнары: “Каштанка”, “Маугли”, “Малыш и Карлсон”, “Крокодил Гена” һәм башкалар. Берничә буынны тәрбияләгән, искиткеч якты, матур мультфильмнар булдырган киностудия бүген дә уңышлы эшләвен дәвам итә.
Читайте нас: