+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
11 июнь 2016, 02:00

Беренче булып сайланды һәм үзе теләп китте

1991 елның 12 июнендә Русиядә беренче ачык бөтенхалык Президент сайлаулары үтте. Тавыш бирүдә 79498240 кеше катнашты.

Русия Президенты вазыйфасына 6 кандидат: Борис Ельцин, Вадим Бакатин, Владимир Жириновский, Альберт Макашов, Николай Рыжков, Амангильде Тулеев дәгъва итте. Күпчелек сайлаучылар (57,3) процент Борис Ельцин өчен тавыш бирде. Аның белән бергә илнең вице-президенты Александр Руцкой да сайланды.

Сайлаудан соң Борис Ельцин номенклатур өстенлекләргә каршы һәм Русиянең СССРдан бәйсезлегенә ирешү лозунгы астында эш итте. Аның беренче указы оешмаларда һәм пред­приятиеләрдә партия оешмаларын бетерү турында иде. Борис Ельцин Михаил Горбачев һәм союздаш республикалар башлыклары белән яңа Союз килешүе төзү турында сөйләшүләр алып барды.

1991 елның декабрендә Борис Ельцин Украина Президенты Леонид Кравчук һәм Белоруссия парламенты башлыгы Станислав Шушкевич белән Бәйсез дәүләтләр берлеге төзү турында сөйләште. 8 декабрь­дә БДБ төзү турында килешүгә кул куелды. 21 декабрьдә Алма-Атада декларациягә кул куеп, Берлеккә күпчелек союздаш республикалар кушылды.

1991 елның 25 декабрендә СССР Президенты Михаил Горбачев отставкага китү һәм ил таркалу сәбәпле Борис Ельцин Русиядә тулысынча президент власте вәкаләтләренә ия булды.

1996 елның 3 июлендә Борис Ельцин икенче срокка Русия Президенты булып сайланды.
Читайте нас: