+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
11 июнь 2016, 02:00

Эшләп үссеннәр, әмма коллыкка төшмәсеннәр!

Балачак.... Кеше гомеренең иң ваемсыз, матур вакыты бит ул. Тик ни кызганыч, кемдер балачагыннан ук тамагын туйдырыр өчен көч түгәргә, эшләргә мәҗбүр... Балаларның хезмәткә җәлеп ителүләренең, әлбәттә, сәбәпләре төрле. Кемдер ачлыктан, чарасызлыктан эш эзли, кемдер усал ниятле кешеләрнең корбанына әйләнә, ә кемнедер ата-анасы, туганнары мәҗбүр итә...

Бала хезмәте аз түләүле. Шуңа чыгымнарны киметү максатында кайбер җитештерүчеләр законсыз һәм гуманлы булмаган алымга бара – балаларны эксплуатацияли. Бу күренешкә чик кую максатында 2002 елда Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан 12 июнь Халыкара балалар хезмәте белән көрәш көне дип игълан ителә.

Ел саен бу көнне төрле лекцияләр, конференцияләр, форумнар, семинарлар оештырыла. Анда катнашучылар балаларны эксплуатацияләү проблемаларын тикшерә. Балалар коллыгы хакында тапшырулар күрсәтелә.

Мәсәлән, нәни пакистанлы Икбаль Масих – коллык корбаны. Үсеп килүче илләрдә ул балалар хезмәтенә каршы көрәш символы булып санала. Бу малай тоткынлыкта кичергәннәрен тасвирлап бирә. Азат ителгәннән соң бераз вакыттан билгесез кешеләр тарафыннан үтерелә. Аңа багышлап хәйрия фондына исем бирәләр. АКШ конгрессы премия булдыра. Ул 2009 елдан башлап эксплуататорларга каршы көрәшүчеләргә бирелә.

Эшләүче балалар саны дөньяда – 200 миллион. Аларның яртысы зарарлы, авыр эшләргә җәлеп ителгән.
Русиядә 16 яшьтән соң үз теләгең белән эшли башлау, 14 яшьтән эшкуарлык белән шөгыльләнү рөхсәт ителә.
Читайте нас: