Бәйрәмне тармакта хезмәт салучылар билгели. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Русиядә 600 меңгә якын кеше җиңел сәнәгатькә җәлеп ителгән. Шуларның 80 проценты – хатын-кызлар.
Бәйрәмнең үз тарихы бар. Русиядә җиңел сәнәгать XVII гасырда үсешә башлый. Иң элек мануфактуралар, соңрак тегү фабрикалары эшли. Мәгълүм булуынча, Советлар Союзы кием тегү буенча дөньяда алдынгы урыннарның берсен били иде. Үзбәкстанда меңәрчә гектарда мамык үстерелде. Аны җыеп, материя тукыдылар, аңардан тегелгән киемнәр озак хезмәт итте. Моны күздә тотып, 1980 елның 1 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы “Бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр турында” Указы белән Туку һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көнен раслаган.
Тарихтан күренүенчә, үзгәртеп корудан соң бездә күпләп чит ил киемнәре сатыла башлады. Алар тышкы бизәлеше белән күзне иркәләсә дә, сыйфат ягыннан өметләрне акламады. Күлмәкләр бер тапкыр югач та төссезләнде һәм нык бәләкәйләнде. Синтетикадан тегелгән киемнәр тирләтте. Моңа карамастан, дефицит чорында интеккән халык хөррият җимешеннән нәтиҗәле файдаланырга ашыкты. Нәтиҗәдә, үзебезнең тегү фабрикалары катлаулы хәлдә калды. Бүген Русиядә тукыма һәм җиңел сәнәгатькә караган 15 мең предприятие һәм оешма исәпләнә. Алар заман белән бергә атлый һәм сатып алучылар ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Әйтик, Башкортстанда Ишембай трикотажына ихтыяҗ зур. Дәүләкәндә тегелгән балалар аяк киемнәрен халык чират торып ала. Ә Русиядә тукыма һәм җиңел сәнәгать продукциясе җитештерү лидеры булып Ивановск өлкәсе санала.
Шул ук вакытта, хәл итәсе мәсьәләләр дә баштан ашкан. Продукциягә ихтыяҗ бигүк зур түгел. Мөгаен, бу мәсьәлә искергән технологияләр белән бәйледер. Хезмәт салучыларның эш хакы түбән. Җиңел сәнәгатькә җиңел карашта булмасак, алар хәл ителәчәк.