+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
11 июнь 2016, 02:00

Сыралы бәйрәм

Сыра элек-электән бик күп илләрдә киң таралган алкогольле эчемлекләрнең берсе санала. Аны Русиядә дә үз иткәннәр. Әйткәндәй, бүген илдә 300дән артык сыра кайнату предприятиесе эшли. Аларда 60 меңнән артык кеше хезмәт сала. Быел бездә Сыра кайнатучылар көне 11 июньдә билгеләнә.

Иң яхшы сыра Германиядә, Чехиядә җитештерелә, дигән фикер еш яңгырый. Бу хакта бәхәсләшергә мөмкин. Русиядә дә сыра кайнатуның бай тарихы бар. Искә алсагыз, урысларның күпчелек балалар әкиятләре дә “мин анда булдым, бал, сыра эчтем, мыек буйлап акты, авызга таммады...” дип бетә. Халык әкиятләренә керерлек булгач, илебездә сыра кайнату югары дәрәҗәдә оештырылгандыр. Русиядә сыраны башта елга дүрт тапкыр кайнатырга рөхсәт ителгән. Тәхеткә Алексей Михайлович килгәч, Бөек Пасха бәйрәменә генә кайнатканнар. Петр I патша Көнбатыш Европа тәҗрибәсен өйрәнеп, үтәкүренмәле сыра кайнатуны җайга салган. Екатерина II әмере буенча зур күләмдә сыра җитештерелгән завод оештырылган. Русиядәге иң беренче сыра заводын Әби патшадан рөхсәт алып, 1795 елда Санкт-Петербургта Абрахам Фридрих Крон төзегән.

“Жигулевское” сырасының үз тарихы бар. XIX гасыр уртасында Австрия кешесе Филипп фон Вакано Самарада кечкенә сыра заводы ачкан. Аның улы җитеш­терү куәтен елга 75 мең чиләккә җиткергән. Сыра складлары илнең төрле шәһәрләрендә, Урта Азиядә урнашкан була. Сыраны хәтта Персиягә дә озатканнар. 1914 елда илдә “коры закон” кертелә һәм завод корпусында граната җитеш­терелә башлый. 1936 елда Куйбышев заводы сырасы ил дәрәҗә­сендәге конкурста җиңеп чыга. Асылда ул Вена сырасы була. Соңрак аны “Жигулевское” дип йөртә башлыйлар.

Бүген Русиядә сыра кайнатудан тыш, аны сату мәсьәләсенә дә игътибар зур. Әйтик, хәзер вак сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләр сату тыелды. Мондый закон сатылган сыра күләменә кире йогынты ясаса да, үсеп килүче буын сәламәтлегендә уңай чагылыш тапты.

Гадәттә, сыра кайнатучылар көнендә тармак предприя­тиеләрендә хезмәт алдынгылары тәбрикләнә, мәдәни-күңел ачу, спорт, бәйрәм чаралары үтә.
Читайте нас: