+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
11 июнь 2016, 02:00

Таш гасыр кешеләре дә мебельдән файдаланган

Июньнең һәр икенче шимбәсендә мебель ясаучылар көне билгеләнә. Быел бәйрәм 11 июньгә туры килә. Бу һөнәрнең никадәр катлаулы икәнен гади өстәл, урындык ясап караучылар, әзер мебельне җыючылар яхшы аңлыйдыр.

Археологик казылмалардан күренү­ченчә, Җир йөзендәге беренче циви­лизацияләр дә мебельдән даими файдаланган. Арытаба аларның төрләре арткан.

Бүген, гадәттә, өр яңа фатирга иске мебель белән күченмиләр. Матди хәле мөмкинлек бирүчеләр бүлмәләргә өр-яңа өстәлләр, караватлар, урындыклар урнаштыра. Мебель гарнитурлары модага керде. Хәзер кухняга – бер төрле, йокы бүлмәсенә – икенче төрле мебель куярга мөмкин. Мәсьәләне һәркем фанта­зиясенә һәм кесә калынлыгына карап хәл итә.
Читайте нас: