+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
11 июнь 2016, 02:00

Әйдә, бәйләм бәйләргә!

2005 елдан июньнең икенче шимбәсендә үзенчәлекле бәйрәм үткәрелә башлый –Бөтендөнья халык алдында бәйләү көне дип атала ул. Бу көн тәү тапкыр Парижда үткәрелә. Традициягә әйләнгән шөгыльне бәйләргә яратучы Даниэль Лендес уйлап таба.

Кул эше белән шөгыльләнергә яраткан һәркем парк, кафе, я булмаса башка ял итү урынына җыелып бәйләм бәйли. Арытаба бәйрәм Швеция, Норвегия, Англия һәм башка илләрдә дә киң тарала. Бәйрәмнең эмблемасы да булдырылган. Күп илләрдә акция хәйрия төсен ала. Бу көнне бәйләнгән әйберләр аз тәэмин ителгән гаиләләргә, балалар йортларына тапшырыла. Төрле чыганаклардан билгеле булуынча, Бәйләм көне планетаның 350 шәһәрендә үткәрелә.
Читайте нас: