1893 елда АКШның Төньяк Каролина штатында яшәүче фармацевт Калеб Брэдхэм газлы су, шикәр, ванилин, майлардан һәм кола чикләвегеннән сыекча ясый. Соңрак эчемлек даруханәләрдә күңелне күтәрүче, организмда азык эшкәртүне яхшыртучы эчемлек буларак сатуга чыгарыла. 1903 елның 16 июнендә Брэдхэм уйлап тапкан эчемлекне “Пепси-Кола” дип атый һәм “Пепси-Кола-Компани” компаниясен оештыра. Аның исеме пепсин (ашказанын эшләтүче фермент) һәм кола чикләвеге атамаларыннан алынган.