Әлеге никахтан соң әтисе Унадан баш тарта. Ә кыз 50 яшьтән узган, кыска буйлы комикны бәхетле итү өчен карьерасыннан баш тарта. Моңа чаклы хатыннары Эдна Первиенс, Милдред Харрис, Лита Грей, Полет Годдардан аермалы буларак, яшь Уна белән яшәү Чарли Чаплинга күптән көтелгән бәхет китерә. Алар 35 ел — актер үлгәнчегә кадәр бергә яши. Чарли Чаплинның истәлекләре буенча, Уна тугры хатын үрнәге була, иң авыр хәлләрдә дә ярдәм итә белә. Актриса гаиләсен карау өчен карьерасын тулысынча ташлый.
Чаплиннарның сигез баласы туа. Чаплин — 88, Уна 66 яшендә үлә.