1961 елның 12 апреле тарихка истәлекле көн булып кереп кала. Чөнки космоска юл ачыла. Космонавтларның уңышлы очышларыннан соң Сергей Королевта космоска хатын-кызны очыру фикере туа. Максатка ирешү өчен 1962 елда яше 30дан узмаган, авырлыгы 70 килограмм, буе 170 сантиметр булган парашютчы хатын-кызны эзләү башлана. Йөзләгән кыз арасыннан бишәү сайлап алына. Алар арасында Валентина Терешкова да була.
Валентина 1962 елның 12 мартыннан космонавтлар отрядына алына. Космоска очу өчен әзерлек башлана. Укулар, өйрәнүләр, организмны чыныктыру космик очышка әзерләү өчен озакка сузылган тренировкалар, спорт белән даими шөгыльләнүләр... Космонавтта тиз реакция, курку хисен җиңә алу, күнекмәгән, кайчакта түзү кыен булган очыш шартларында тотрыклылык булдырыла. Ул кораб системаларының эшен тикшереп торырга, очышка идарә итәргә тиеш була. Моның өчен космонавт физиканы, астрономияне һәм элемтәне, математиканы, автоматиканы һәм башка фәннәрне белергә тиеш.
1963 елның 19 июнендә “Восток-6” корабында Валентина Терешкова — дөньяда беренче хатын-кыз космонавт буларак космоска оча. Аңа 26 яшь була. Очыш барышында Терешкованы “Чайка” дип атыйлар. Космонавтның очышы 2 тәүлек 22 сәгать 50 минут дәвам итә. Ул планетаны 48 тапкыр әйләнеп чыга. Валентина туганнарына парашютчылар ярышына китүе турында әйткән була. Алар очыш турында радиодагы яңалыклардан гына белә.
Очыш барышында кораб программасында хата китә. Ул, Җиргә якынаясы урынга, аннан ерагая бара. Бу хата өчен Терешкова үзенең гомере белән түләргә тиеш була. Ләкин ул төшенкелеккә бирелми, системага яңа мәгълүматлар кертә, хатаны төзәтүгә ирешә.
Космоста ул күзәтүләр алып бара, борт журналын тутыра, галәмне фотога төшерә, Җир белән даими элемтәдә тора. Ләкин кораб Җиргә төшкәндә ике арада элемтә өзелә. Кыю кыз корабны Алтай өлкәсенә төшерүгә ирешә.
Бу очыштан соң ул тере легендага әйләнә: аның исеме бөтен дөньяга тарала. Валентина Терешкова – ялгыз гына космик очыш ясаган Җирдәге бердәнбер хатын-кыз. Аннан соңгы хатын-кыз космонавтлар экипаж составында гына очалар.
1963 елның 3 ноябрендә Валентина Терешкова космонавт Андриян Николаевка тормышка чыга. 1964 елның 8 июнендә кызлары Елена Андрияновна туа. Ул әти-әнисе космонавт булган беренче бала була.
Космоска очканнан соң, Терешкова Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясенә укырга керә. Техник фәннәр кандидаты, профессор һәм 50дән артык фәнни хезмәтләр авторы була.
Валентина Терешкова 1969 елдан 1997 елга кадәр орбита кораблары һәм станцияләре белән идарә итүче космонавтлар отрядының инструкторы, 1997 елдан космонавтлар әзерләү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре була.
Валентина Терешкова — Советлар Союзы Герое. Ике тапкыр Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, 2 һәм 3нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләре өчен орденнар, бик күп медальләр, дәүләт премияләре һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аңа “XX гасырның бөек хатын-кызы” дигән мактаулы исем бирелә.
Валентина Терешкова хөрмәтенә Углич шәһәрендә ясала торган сәгать “Чайка” дип атала. Аның рәсеме белән почта маркалары чыгарыла. Валентина Владимировнага багышлап планетарий ачалар. Айдагы кратерны аның исеме белән атыйлар. Беренче космонавт хатын-кызга берничә шәһәрдә һәйкәл салынган, музейлар ачылган. Мәктәпләр, урамнар, парклар аның исемен йөртә. 1983 елда беренче хатын-кыз космонавт рәсеме төшерелгән акчалар чыгарыла. Валентина Терешкова — үзе исән килеш сурәте акчага төшерелгән бердәнбер кеше.
Космос акчарлагы — Валентина Терешкова күпләр өчен үрнәк булып тора.