+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 июнь 2016, 02:00

“Кара акула”га тиңнәр юк

Русиянең Һава-космик көчләре дөньяда иң яхшылардан санала. Безнең хәрби самолетлар, верто­летларның бик күп илләрнең кораллы көчләрендә файдаланылуы шул хакта сөйли. Дөньядагы иң яхшы хәрби вертолет та бездә җыелган. Сүз “Кара акула” турында бара.

“Кара акула” (Ка-50) беренче тапкыр 1982 елның 17 июнендә һавага күтәрелә. Сынауларны уңышлы үтеп, 1995 елда Русия Кораллы Көчләренә алына.

“Кара акула” – 12 сәгать дәвамында һавада бер урында туктап тора алучы дөньядагы бердәнбер вертолет. Ул зур тизлектә артка һәм ян якка оча ала.
Читайте нас: