+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 июнь 2016, 02:00

Минут эчендә фото

Туксанынчы елларда “Полароид” фотоаппараты бик сирәкләрдә генә бар иде. Ул чакта фоторәсемне чыгару өчен вакыт таләп ителде. Ә “Полароид”та ул шундук килеп чыга иде. Аны 1970 елның 17 июнендә АКШ галиме Эдвин Лэнд уйлап тапкан.

Фотографка кассетаны куеп, фотога төшерү генә таләп ителгән. Минут эчендә фото әзер булган. Фотоаппарат халык абруен бик тиз яулаган. Югары технологияләр үсешкән һәм “Полароид”ны базардан акрынлап кысрыклап чыгарган. 2001 елда компания бөлгән, бүген анда кесәгә сыешлы принтерлар, сыйфатлы фотоаппаратлар җитеш­терелә.
Читайте нас: