+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 июнь 2016, 02:00

Советлар Союзының иң билгеле качкыны

1961 елның 16 июнендә билгеле совет биючесе Рудольф Нуриев, Париждагы гастрольләрдән соң, СССРга кайтмыйча, Көнбатышка кача. Сенсацияле хәбәр шундук бөтен дөньяга тарала. Көнбатыш өчен Нуриев коммунизм кысаларыннан ычкынучы герой дип танылса, Советлар Союзы өчен ул Ватанга хыянәт итүче була, кайту очрагында аңа 7 ел төрмә яный.

Франция Рудольф Нуриевны сәяси яклауга алмый, шуңа ул башта Даниядә яши, “Королевский балет”та бии, көзгә Лондонда бик уңышлы чыгыш ясый. 15 елдан артык Лондонның “Королевский балет”ында бии, Англия балеринасы Марго Фон­тейнның даими партнеры була. Соңрак Австрия гражданлыгы ала, Вена операсы премьеры була. Тулыканлы эшчәнлек алып бара, елына 200әр чыгыш ясый. 1975 елда аның чыгышлары хәтта 300гә җитә. 1983-89 елларда Рудольф Нуриев Париж Гранд-операсының балет труппасы директоры була. 1985 елда, үлем хәлендәге әнисе белән хушлашырга дип, аңа СССРга 72 сәгатькә кайтырга рөхсәт бирәләр...

Соңгы елларында ул дирижер буларак чыгыш ясый. 1993 елда биюче СПИД авыруыннан үлә.
Читайте нас: