+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
18 июнь 2016, 02:00

“Ак чәчәкләр” бәйрәме

Июньнең өченче якшәмбесе – медицина хез-мәткәрләре көне. 1980 елда бәйрәмне билгеләү хакында указ чыга.

Сәламәтлек саклау – күпләр уйлаганча, авыруларны дәвалау гына түгел, төрле чирләрне кисәтү дә. Табибларсыз, медицина тикшерүе үтмичә, без сәламәтлек торышы хакында белмәс идек тә.

Шунысы кызык, быел, башка еллардагы кебек, бәйрәмне табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар гына түгел, ә кеше гомерен коткару белән шөгыльләнүче барлык һөнәр ияләре дә билгели. Мәсәлән, табибларга күпчелек заман авыруларын ачыкларга һәм дәваларга инженерлар һәм технологлар ярдәм итә. Шулай ук химиклар, лаборантлар, биолог­лар, санитарлар турында да онытмаска кирәк.

Әйтергә кирәк, ак халатлылар үзләре һөнәри бәйрәмнәрен бик ярата! Шуңа шәфкатьле һөнәр ияләренә җылы сүзләрегезне, рәхмәтегезне кызганмагыз. Ышаныгыз, нәкъ үзләренең бәйрәмнәрендә алар кешеләргә кирәклеген ныграк аңлый, горурлык хисе кичерә. Чынлап та, горурланмаслык, сокланмаслык түгел бит аларның һөнәрләре: дөньяга беренче тапкыр аваз салучы кеше нәкъ ак халатлылар кулына эләгә, табиблар аның сәламәтлеге сагында тора. Медицинада һөнәреңне яратмыйча эшләп булмый. Медиклар һәрвакыт җәмгыятьнең иң ихтирамлы кешеләре булып кала. Медицина хез­мәткәрләренең һөнәри бәйрәме безгә аларга тагын бер тапкыр ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерергә мөмкинлек бирә. Шуны онытмагыз, дуслар!
Читайте нас: