+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
18 июнь 2016, 02:00

Бәйрәмсез калдык...

2000 елдан башлап ел саен июньнең өченче якшәмбесендә Башкортстанның мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели иде. Әмма узган елдан бу бәйрәм яшәешен туктатты һәм Русия мәдәният хезмәткәрләре көне белән берләштерелде (25 март).

Ел башына алынган мәгълүматлар буенча, республикада 16 театр-концерт оешмасы, 94 музей (Русия буенча икенче урында), 1610 китапханә (Русиядә беренче урында), 2082 мәдәни-ял итү учреждениесе (Русия буенча беренче урында), 124 балалар сәнгать мәктәбе, 8 дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесе, 2 дәүләт һәм 23 муниципаль кино учреждениесе, Халыклар дуслыгы йорты һәм аңа караган 16 тарихи-мәдәни үзәк, Республика халык иҗаты йорты, Республиканың күчемсез мәдәни мирасын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге, белем бирү буенча укыту-методика үзәге, ике федераль учреждение — Уфа дәүләт сәнгать институты белән цирк бар. 56 электрон уку залы, 8 библиобус, 9 автоклуб, 277 модельле китапханә, 10 модельле мәдәният йорты, 19 күпфункцияле авыл клубы эшли.

Башкортстан территориясендә 5624 мәдәни мирас объекты бар һәм мәдәният белән сәнгатькә хезмәт итүчеләрнең саны якынча 15 мең тәшкил итә.
Читайте нас: