Англия королевасы Виктория, тугыз баласы белән сарай бакчасында йөрергә аны 1840 елда ук үз иткән. Әмма ул вакытта бала арбалары әлеге кебек уңайлы булмаган, аны йөртергә эт, пони яки кәҗә дә җиккәннәр. Ә 1889 елда Уильям Ричардсон реверслы коляска уйлап тапкан, анда баланы алга да, артка да каратып утыртырга мөмкин булган, тәгәрмәчләр тоткарлыксыз әйләнгән. Аннан соңгы елларда бала арбалары куллану өчен җайлана бара, бүген инде аларның педальләр, хәтта пульт белән идарә итә торганнары да бар.