+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
18 июнь 2016, 02:00

Филләр телефоннан сөйләшәме?

Елына бер тапкыр! Нәкъ 20 июньдә. Чөнки бу көнне ике бәйрәм бергә кушылган, ягъни зоопарклардагы филләрне халыкара саклау көне белән Русиядә тәүге телефон элемтәсе линиясе сузылган көн тәңгәл килә.

Зоопарктагы филләргә, чыннан да, телефон бик кирәк булыр иде. Чөнки алар иректә зур-зур гаиләләр белән яши, бер-берсеннән аерылмас өчен чүлләр, урман, саванналар кичә. Ә читлектә алар ялгызы көн күрергә мәҗбүр. Аларны тимер чылбырлар белән бәйләп кую, буйсындырыр өчен чуен ыргаклар белән җәзалауларга каршы чыгыш ясап, дөнья җәмәгатьчелеге аларны яклауга елына бер көн билгеләгән.

Иң беренче телефон линиясе филләр узган юллар кебек озын булмаган — бары тик 1547 метр. Ул 1881 елда Түбән Новгородта сузылган һәм Георгий пристане белән пароходчылык җәмгыятьләре директорлары фатирларын тоташтырган.
Читайте нас: