+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
18 июнь 2016, 02:00

Германия башкаласы өстендә... кызыл әләм

Җиңелгән Германия башкаласы өстендә кызыл әләм күтәрү идеясен 1944 елның 6 ноябрендә Мәскәүдә үткән Октябрь революциясенең чираттагы еллыгын билгеләгән тантанада Иосиф Сталин биргән. Тантанада ул Берлинны штурмлаганда рейхстаг өстендә Җиңү байрагын күтәрү турында карар кабул итә.

Тиздән СССР дәүләт флагы үрнәгендә, Берлинны штурмлауда катнашучы 3нче удар армия составына кергән дивизияләр санынча, тугыз данә Җиңү байрагы эшләнә. Штурмлау төркемнәренә кергән яугирләр куелган бурычны тизрәк гамәлгә ашырырга омтыла. Рейхстагка кем беренче булып байрак элү турында берничә фараз бар.

Рәсми кабул ителгәне шушы: Җиңү байрагы булган 5нче санлы әләмне сержант Михаил Егоров һәм кече сержант Мелитон Кантария 159нчы укчылар дивизиясенең 756нчы полкы яугирләре ярдәме белән 1945 елның 30 апрелендә кадый. Аннан соң рейхстаг өстенә тагын ике кызыл әләм кадала. Икенче көнне Җиңү байрагы бинаның пыяла куполына күчерелә. Анда Бөек Җиңү көненә — 9 майга кадәр тора, аннары 150нче дивизия штабында саклана.

1945 елның 20 июнендә Җиңү байрагы махсус транспорт самолетында Мәскәүгә кайтарыла. 20 июньдә үткән тарихи Җиңү парадында Егоров һәм Кантария аны Кызыл мәйданнан күтәреп уза.

Әле Җиңү байрагы Мәскәүдә Русия Кораллы көчләренең үзәк музеенда саклана.
Читайте нас: