+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
18 июнь 2016, 02:00

Ә синең “матаең” бармы?

Мотоциклчыларның халыкара көне беренче тапкыр 1992 елның 22 июлендә билгеләнә. Ул башта Ride to Work Day, ягъни “Эшкә — мотоциклда” дип атала. 1997 елда оешма һәм аның бүлекчәләре төзелә, рәсми сайтлары ачыла. Башта ул АКШ һәм Европада гына эшләсә, бүген Канада, Мексика, Эквадор, Пуэрто-Рико, Израиль, Филиппин һәм Русиядә дә бар.

2008 елдан ул июнь аеның өченче дүшәмбесендә билгеләнә һәм “Мотоциклчылар көне” дип атала башлый.

Безнең илдә “Төнге бүреләр” дип аталган “тимер ат”лылар хәрәкәте исә 1989 елдан алып эшли, 1995 елдан рәсми оешма булып теркәлә. “Төнге бүреләр” дип аталган байк-клуб соңгы елларда патриотик чаралар да уздыра башлагач, бу төр транспортка игътибар тагы да үсә төште. Ил Президенты Владимир Путинның да клуб әгъзалары белән очрашканы, мотоциклда җилдергәне бар.

Уфада да “Төнге бүреләр”нең бүлекчәсе бар. Яңа мизгелне ачу чарасын ул 30 апрельдә уздырды. Анда оешманың Мәскәүдәге җитәкчесе, “Хирург” кушаматы белән йөргән Александр Залдостанов та катнашты.

Совет заманында машина алу бәхете бик сирәк кешеләргә генә тәтегән чакта, гаилә саен диярлек мотоцикллар бар иде. Яшүсмерләр өчен велосипедка тагылма моторлар, мопедлар җитештерелде. Илдә унга якын мотозавод эшләде, бүген исә ул бары тик Ирбитта гына калды. Анда эшләнгән бишекле авыр “Урал” мотоциклларын, башлыча, чит илләр генә сатып ала. Чөнки аларның иң арзаны 260 мең сум тора.
Читайте нас: