Кельт халыкларында бу төнне бер мизгелгә генә абага чәчәк ата дип исәпләнгән. Шуңа күрә кыю егетләр әлеге чәчәкне күреп, орлыкларын җыю өчен җиде төн уртасында урманга юнәлгәннәр. Бу бик куркыныч эш булып саналган, чөнки абаганы явыз көчләр сихере саклап торган. Әйткәндәй, абага чәчәге — татарлар өчен дә тылсым чыганагы. Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” повестен укыган кешеләр моны яхшы аңлар.
Йорт-кураны явыз көчләрдән саклар өчен шотландлар ишек өстенә каен ботаклары элгәннәр. Шушы төнне егетләр һәм кызлар бер-берсенә тугрылыкта вәгъдә алмашканнар. Аны бозу зур гөнаһ саналган. Әлегә кадәр Британ утрауларында, нигездә, шушы көнне никахлашалар.