+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 июнь 2016, 02:00

Елан да бәйрәм итә

22 июньдә славян календаре буенча Елан көне үткәрелә. Икенче төрле ул Елан Скиперы бәйрәме дип атала. Халык ышануы буенча, бу көнне елан туйлары башлана, хәшәрәтләр саны ишәя. Урыслар да, татарлар да борын-борыннан еланны иң явыз, җирәнгеч зат дип исәпләгән. Шуңа күрә бу көннән халык бары тик юньсезлек кенә көткән. Мәсәлән, нәкъ шушы вакытта явыз көчләр Руська һөҗүм башлый дип исәпләнгән. Бу көнне басуларны – тычкан, авыллар өстен карга явы басып ала дип саналган. Чирәмгә ятып, колагыңны куеп тыңласаң, Җир-Ананың ыңгырашып елавын ишетергә мөмкин дип ышанылган. Иң аянычы шул: бу ышанулар чынбарлыкка да туры килә. Мәсәлән, фашистлар Германиясе СССРга 1941 елның 22 июнендә бәреп керә, Наполеон җитәкчелегендәге француз гаскәрләре Русия империясенә 1812 елның 19 июнендә һөҗүм итә.

Шушы афәтләрдән котылыр өчен, борынгылар 22 июньдә халыкны елга-күл буйларына барып, су кереп, дога кылып, гөнаһлардан арынырга чакырган. Шул рәвешле, еланнар китерәсе афәтләрдән котылырга мөмкин дип саналган.
Читайте нас: