Илебездә автомобильләр җитештерелә башлагач, Мәскәү урамнарын “ГАЗ-А” һәм “М-1”(“эмка”) такси машиналары иңли башлаган. Шәһәр халкы белән бергә такси хезмәтенә дә ихтыяҗ арткан. Мәскәүдә 1935 елда — 500, 1939 елда — 3000нән артык такси машиналары исәпләнгән. 1940-50 елларда совет таксилары сары “бүрек” кигән һәм яшел ут белән җиһазландырылган. 1960 елда “Волга” башкалабыздагы төп такси машинасы саналган.