Заманында алар күргән авырлыкларны санап та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Әмма алар җебеп төшмәгән, ә кар өстендә дә учак яккан көчле затлар булып яшәгән. Беренче карашка, йомшак кына әбекәй булып күренсәләр дә, ачуына тигәннәргә каты эләктерә белә иде алар! Утта чыныккан гүзәл затлар...
Ирләрен сугышта, яки башка һәлакәтләрдә югалткан хатыннар бүген дә күп. Җир йөзендә алар саны 250 миллионга җитә, шуларның 115 миллионы фәкыйрьлектә көн күрә. Аларның күбесе ирләреннән соң калган милеккә хуҗа булырга хокуксыз, күбесе балалары белән бергә очны-очка көчкә ялгап яши.
Әлеге кискен мәсьәләгә игътибарны юнәлтү максатында, Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Халыкара тол хатыннар көне билгеләнә. 23 июньдә һәркем алар язмышын уңай якка үзгәртүгә үз өлешен кертә ала.