+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 июнь 2016, 02:00

Мәскәү сөйли!

Совет мәгълүмат бюросы (Совинформбюро) пропаганда ведомствосы 1941 елның 24 июнендә оештырыла. Бюро эшчәнлегенең төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларында фронт, тыл хәлләре һәм партизаннар хәрәкәте турында радио, гәзит һәм журналларга мәгълүматлар әзерләү.

Совинформбюро структурасына хәрби, тәрҗемә, пропаганда һәм контрпропаганда, халыкара тормыш, әдәби һәм башка бүлекләр ке­рә. Совинформбюро хәрби хәбәрчеләр эшен җитәкли, СССРның илчелекләрен һәм консуллыкларын, чит ил радиотапшырулар корпора­цияләрен һәм радиостанцияләрен, телеграф һәм гәзит агентлыкларын, гәзит һәм журналларны мәгълүмат белән тәэмин итә.

Сугыш вакытында Совинформбюро Бөтен­союз радиосы дикторы Юрий Левитан тавышы белән хәтердә калды. Ул һәр көнне “Совет Информбюросыннан” дигән сүзләр белән башлап, хәрби мәгълүматлар белән таныштырып барды.
Радиодан “Мәскәү сөйли”, дип хәбәр ителсә дә, студия 1941 елның көзендә Свердловск шәһәренә күчерелә. Урал студиясе подвалда урнаша, анда эшләүчеләр якындагы баракларда яши. Студия 1943 елның мартында Радиокомитет урнашкан Куйбышев шәһә­ренә күчерелә.

1944 елда Совинформбюрода чит илләрдә пропаганда алып бару өчен махсус бюро оештырыла. Сугыштан соңгы елларда Бюро әзерлә-гән мәгълүматлар дөньяның 23 илендәге 1173 гәзит, 523 журнал һәм 18 радиостанция аша таратыла.

“Кызыл таң”ның 1945 елның 9 май санында болай дип хәбәр ителә:
“Совет Информбюросыннан.

7 майдагы оператив сводка.

1нче Белоруссия фронты гаскәрләре Магдебургтан төньяктарак һәм көньяк-көнчыгыштарак Эльба елгасына барып чыктылар һәм шул ук вакытта Гентин, Цербс шәһәрләрен һәм халык яши торган зур пунктлардан Шенхаузен, Бергцов, Парей, Шартау, Гервиш, Лейтцкау, Герден, Штойтц пунктларын алдылар. 6 майда фронт гаскәрләре немецларның 3100 солдатын һәм офицерын әсирлеккә алдылар, шулай ук аэродромнарда дошманның 34 самолетын кулга төшерделәр.

1нче Украина фронты гаскәрләре, озак вакыт камап тору нәтиҗәсендә, 7 майда Бреславль (Бреслау) шәһәрен һәм крепостен тулысынча алдылар.

7 майда 19 сәгатькә безнең гаскәрләр Бреславль шәһәрендә немецларның 40 меңнән артык солдатын һәм офицерын әсирлеккә алдылар...”


КПСС Үзәк Комитетының 1961 елның 5 гыйнварында кабул ителгән карары нигезендә Совинформбюро бетерелә һәм аның базасында “Яңалыклар” матбугат агентлыгы (Агентство печати “Новости”) оештырыла.
Читайте нас: