+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 июнь 2016, 02:00

Шаян балалайка

Музыка уен кораллары арасында балалайка “иң бәхетлесе” түгелме икән? Аны зурлап, аңа ихтирам күрсәтеп, хәтта махсус бәйрәмен дә булдырганнар. 2008 елдан башлап 23 июньдә музыкантлар Балалайка көнен билгели. Нәкъ шушы көнне 1688 елда “Память из Стрелецкого приказа в малороссийский приказ” дигән тарихи документта балалайка дигән могҗиза беренче тапкыр телгә алына.

Балалайка урысларның иң билгеле уен коралы санала. Корпусы өчпочмак формасында, өч кылы бар. Уйнаганда берьюлы өч кылга да кагылырга кирәк.

“Балакать”, “балабонить”, “балагурить” дигән сүзләр белән тамырдаш булу балалайкага һич тә җитдилек өстәми. Бу уен коралының җиңел, шаян булуына ишарә ясый.
Читайте нас: